news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Самара блогеры Казанга футбол матчына велосипедта килергә чыккан

«Крылья Советов» футбол клубы җанатарына хәерле юл теләгән.

news_top
Самара блогеры Казанга футбол матчына велосипедта килергә чыккан
"Крылья Советов" футбол клубының Твиттердагы аккаунтыннан

Якшәмбе көнне Казанда Россия Премьер лигасының дүртенче туры матчы узачак. Матч «Рубин» белән «Крылья Советов» командалары арасында була. «Изнанка футбола» Ютуб каналы авторы Максим Меженин матчны карар өчен велосипедта Самарадан Казанга юл тоткан.

Самара футбол клубы җанатары 12 август көнне юлга чыккан. «Крылья Советов» футбол клубы җанатарына хәерле юл теләгән. Футболчылар блогерны матчта көтеп кала. Меженинга велосипедта 350 км араны узарга тиеш булачак.

«Рубин» – «Крылья Советов» матчы 15 август көнне «Ак Барс Арена»да була. Башлана 20:00 сәгатьтә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар