Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шаманнар фаразы: җитди ресурслар да «теге дөньяга» мөрәҗәгать итә башлады

Яңа 2024 елга аяк бастык. Ел башында алдагы 365 көнгә фаразлар бик күп чыга. Бүгенге заманда алда нәрсә көткәне беркемгә дә билгеле түгел. Дөрес, төрле фаразлар чыга, әмма кешенең күңеле могҗиза көткәнен белеп, җитди мәгълүмат чаралары да шаманнар аша «теге дөнья»дан фаразлар барлый башлады.

news_top_970_100
Шаманнар фаразы: җитди ресурслар да «теге дөньяга» мөрәҗәгать итә башлады
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Федераль каналларның, «ТАСС» агентлыгының ни сәбәпле шаманнарга мөрәҗәгать итүе аңлашыла булса да кирәк – чөнки сәясәтчеләрнең фаразлары чынга ашмый. Әйтик, 2022 ел азагында Дмитрий Медведев 2023 елга фаразлар чыгарган иде. 10 пункттан торган фаразларның берсе дә чынга ашмады (нефтьнең 150 доллар торачагы, Бөекбританиянең Европа берлегенә керәчәге, Европа берлегенең таралачагы, Польшаның Украинага бәреп керәчәге, Германиянең күрше илләр белән берләшәчәге һәм Франция белән сугышы, Төньяк Ирландиянең Ирландиягә кушылачагы, АКШта гражданнар сугышы, Азиянең финанс үзәгенә әйләнәчәге, долларның әйләнештән төшеп калачагы). «ТАСС» кебек агентлыклар белми язмыйдыр – без дә сезгә шаманнар фаразын тәкъдим итәбез.

Себер шаманнары фаразлары

«ТАСС» агентлыгы Себер шаманнары белән элемтәгә кергән. Алар 2024 елда Россиянең махсус операциядә җиңәчәген әйтә. Глобаль афәтләр безнең илне читләтеп узачак икән.

«Киләсе ел төрле катаклизмнар аркасында авыр булачак. Бигрәк тә су белән бәйле бәла-казалар: су басулар, кар суларыннан зыян күрүләр көтелә. Әгәр махсус операция турында сөйләсәк, ул көзгә кадәр тәмамланачак, безнең җиңү белән, әлбәттә», – дип саный Россиянең баш шаманы, Кызылдагы җирле дини шаманнар оешмасы башлыгы Адыг-Ээрен («Аю рухы») Кара-оол Допчун-оол.

Алтай шаманы Артем Игнатенко, 2024 елда глобаль табигый бәла-казалар Россиягә кагылмаячак, дип ышана. Аның әйтүенчә, Бөек Ватан сугышы елларында Сталинградтан һөҗүм операциясе Уран планетасы исемен йөрткән, һәм махсус хәрби операциядә җиңү дә бу планета белән бәйле булачак.

«Быел Уран белән Нептун шундый бәйләнешкә керәчәк – төптән борылыш чоры була. Июль аенда кисәк үзгәреш көтелә. Алга таба без чиста җиңүгә таба барачакбыз. Җиңү безнең якта булачак. Бу м Сталинград вакыйгасыннан соң кебек була, аннан соң без җиңүгә таба бардык», – дигән Игнатенко.

Тау Шориясендәге шаман Галина Талтаева-Мелехова билгеләп үткәнчә, август аенда Россия нокта куячак һәм <...> бөтен дөньяга соңгы сүз Россиянеке булуын исбатлаячак.

Аның сүзләренчә, 2024 елда Россия, үз тирәсендә якын һәм ерак чит илләрнең күп кенә илләрен берләштереп, дөньяда тагын да зуррак абруй казаначак. Шаман илдә күп төрле заводлар төзеләчәгенә, космонавтика һәм авыл хуҗалыгы үсеш алачагына ышана.

Якут шаманнары фаразлары

Якут шаманы Мария Николаева-Санаайа Россиянең «позитив энергетиканың дөрес юнәлешендә хәрәкәт итүен» әйтә. «Иң уңайлы вакыт – яз: чистарыну, тынычлык, туучылар санын арттыру, финанс тотрыклылыгын әкренләп ныгыту вакыты», – дип сөйләгән беренче «Якутия экстрасенсы» конкурсы җиңүчесе.

Аның сүзләренчә, 2024 елда «бөек куәтле рух уяначак һәм дустанә булмаган илләрнең планнарын җимерәчәк». «Халык арасыннан чыккан яңа исемнәр сәясәттә барлыкка киләчәк. 2024 елда авыл хуҗалыгы һәм табигый ресурсларны үзләштерү зур үсеш алачак», – дигән Санаайа.

Якутия шаманы Дархан Никифоров тормышның күп өлкәләрендә зур үзгәрешләр фаразлый. «Ел җиңел булмаячак, Россия һәм дөнья тарихында кискен үзгәрешләр күп булачак. Бердәм һәм көчле рухлы булсак, үзгәрешләрдән курыкмасак, барысы да безнең файдага булачак. 2024 ел компромисслар һәм коммуникацияләр, сөйләшүләр билгесе астында узачак», – дип саный Никифоров.

Шаман фикеренчә, иң абруйлы һәм мистик билгеләрнең берсе саналган Аждаһа елында рухият үсешенә игътибар бирергә кирәк. «Игътибарны тышкы факторларга түгел, ә эчке факторларга юнәлтергә кирәк, эчке диалог сынауларны җиңәргә мөмкинлек бирәчәк», – дип ышана ул.

Бурят шаманы фаразы

Бурят шаманы Артур Цыбиков Россиядә 2024 елның җәендә һәм көзендә туучылар саны арта барачагына ышана. Туучылар саны июль, августтан күбәячәк. Аның сүзләренчә, яңа елда, 2014 елдагы кебек, балалар күп туачак – «бэби-бум» була. Ул елны да яңа туган балалар саны кисәк арткан иде.

Шаман Цыбиков, беренче ярты ел нәтиҗәләр ясау, начар гамәлләр өчен җавап тоту вакыты булачак, дип ышандыра – һәркем, туры итеп әйткәндә, 2021 елдан бирле тупланган гөнаһлары өчен җавап бирәчәк. Аннан соңгы 183 көн безне алдагы 3 елда нинди киләчәк көтүен күрсәтәчәк.

Пандемия булмаячак. Россиядә тәгаен булмый. Безнең илне бары тик уңай үзгәрешләр генә көтә – балалар күп туудан тыш, импорт та артачак. Россия бөтен нәрсәне җитештерүдә лидерлык позицияләрен алачак, дип яза шаман сүзләрен «Мэш» каналы.

Бу шаман 2023 елга да үз фаразын әйткән булган. Ул инде узган 2023 елда Россиядә яңа ике төбәк барлыкка киләчәген, илебезнең уңышларга ирешәчәген искәрткән. Шаман былтыр Америка Кушма Штатларының якын арада берничә кисәккә бүленергә, кайбер штатларның суверенитет турында игълан итәргә мөмкин булуларын да әйтеп үткән. Ул вакытта Цыбиков Украинаны «рус дөньясына авыр нәтиҗәләр белән керә» дигән, тиздән тынычлык киләсен дә фаразлаган булган икән.

Ханты-Мансийскида яшәүче ненец халкы шаманы Али, «РИА Новости»га 2023 елга фаразлар әйткәндә, махсус хәрби операциянең 2024 елга кадәр дәвам итәчәген фаразлаган булган.

«2022 елның 9 февраленнән без зур конфликт булачагын белә идек инде. Безнең өйгә килгән бер шаманның рухлары бу хакта сөйләде. Ул тагын дәвам итәчәк, ул беркая да китмәячәк, быел (2023 ел турында сүз бара. ред.) да дәвам итәчәк һәм киләчәккә дә кагылачак», – дип ышандырган былтыр шаман.

Ул вакытта шаман Али Украина территориясендәге махсус операция 2024 елда тәмамланачагын фаразлаган була. «Без киләчәккә тәэсир итә алмыйбыз. Шуңа күрә безне иртәгә нәрсә көткәнен белмәү яхшырак. Яхшы көн һәм яхшы ел булсын», – дип йомгаклаган Төньякның төп халыклары вәкиле.

Сүз уңаеннан, Россиядә 2024 елда балалар саны арту турындагы фаразны психолог-социолог София Манукян да раслый. Психолог моның берничә сәбәбен аңлата.

Беренчедән, бу цикл якынча 10 ел саен кабатлана.

Икенчедән, махсус операция вакытында ир-атлар мәхәббәткә кагылышлы мәсьәләләрдә активрак була башлады, балалар тудырырга һәм нәселләрен дәвам итәргә телиләр.

Өченчеседән, миллениаллар («Y» буын, «next» буын, «сетевое» поколение, «эхо-бумер»лар – 1983 елдан соң туган, яңа меңьеллыкны яшь чагында каршы алган буын, беренче чиратта, цифрлы технологияләр белән актив кызыксынучылар) һәм «зумер»лар (2001 елдан соң туган буын, сәнгать, икътисад, тотрыклы үсеш белән кызыксынучан булулары белән характерлана) үсеп җитте, алар да гаилә кору белән кызыксына башлаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100