news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Салымга түләнгән акчаның бер кире кайтару җир кишәрлегенең нинди зурлыктагы мәйданы салымнан азат ителә

Салымга түләнгән акчаның бер өлешен кире кайтару вакытында җир кишәрлегенең нинди зурлыктагы мәйданы салымнан азат ителә һәм кешенең ике яисә аннан күбрәк җир кишәрлеге булса, җир салымы ничек исәпләнә?

news_top
Салымга түләнгән акчаның бер  кире кайтару җир кишәрлегенең нинди зурлыктагы мәйданы салымнан азат ителә

Җавап: 28.12.2017 кабул ителгән 436-ФЗ номерлы Федераль кануны нигезендә, җир салымыннан бер җир кишәрлегенең 600 кв.метрының кадастр бәясе күләмендә акча кире кайтарыла. Ягъни, җир кишәрлеге 6 сутыйдан артмаса, салым түләнми, ә инде җир кишәрлеге мәйданы 6 сутыйдан артса – салым калган өлешеннән генә түләнәчәк.

Мондый салым чигерүе бер генә җир кишәрлегенә карата кулланыла, бу җирнең нинди категориядә, кулланырга рөхсәтенең нинди төрендә булуы, ил территориясенең кайсы урынында урнашуына бәйле түгел.

Моннан тыш, муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына өстәмә салым чигерүләре билгеләү хокукы бирелгән.

***

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110 Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар