Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салым хезмәтенә керемнәр турында белешмәне ничек һәм кайчан тапшырырга?

Татарстан халкы 2 майга кадәр 2023 елда алган керемнәре турында хисап бирергә тиеш. ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин кирәкле барлык документларны ничек итеп тапшырырга, консультацияләрне кайда алырга һәм быел республика казнасына күпме салым керәчәге турында сөйләде.

news_top_970_100
Салым хезмәтенә керемнәр турында белешмәне ничек һәм кайчан тапшырырга?
Фото: © «Татар-информ»

Керемнәр турында декларация бирүнең 4 ысулы бар

2023 ел өчен керемнәр турында белешмәне татарстанлыларга 2 майдан да соңга калмыйча тапшырырга кирәк. Документларны тапшыруның берничә ысулы бар, дип сөйләде Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин.

«Декларацияне салым түләүченең шәхси кабинеты, дәүләт хезмәтләре порталы аша тапшырырга, шулай ук почта аша юлларга, яшәү урыны буенча салым органына яки күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә мөмкин, анда шулай ук документларны ничек дөрес тутырырга кирәклеге турында консультация дә алып була», – дип аңлатты ул.

Сафиуллин әйтүенчә, декларацияләрне иң күп Федераль салым хезмәте сайтындагы салым түләүченең шәхси кабинеты аша электрон вариантта юллыйлар. Моның өстенлекләре күп. Анда күпчелек мәгълүмат автоматик рәвештә тутырыла, шулай ук керемнәр турында кирәкле мәгълүмат кертеп, салым күләмен исәпләү дә җиңел.

Фото: © prav.tatarstan.ru

Моннан тыш, 25 апрельдә республиканың барлык салым инспекцияләрендә физик затлар өчен «Ачык ишекләр көннәре» узачак, анда гражданнар шәхси кабинет аша декларацияне тутыруда практик ярдәм ала, социаль һәм милек ташламалары буенча сорауларын бирә алачак.

Декларацияне кемнәр тапшырырга тиеш, һәм вакытында өлгермәгән кешеләр белән нәрсә булачак?

Керемнәр турында декларацияне республиканың барлык гражданнары да түгел, ә шәхси эшмәкәрләр, практик нотариуслар һәм адвокатлар бирергә тиеш. Моннан тыш, узган ел милекләрен (милектә ия булуның минималь срогыннан азрак торган мөлкәтне) саткан кешеләр хисап бирергә тиеш. Шулай ук чит кешеләрдән кыйммәтле бүләкләр алучылар һәм лотереядә отучылардан да декларация тапшыру сорала. Милекләрен арендага бирүчеләр яки Россия Федерациясеннән читтә урнашкан чыганаклардан керем алучы затлар да хисап бирергә тиеш, дип дәвам итте Сафиуллин.

«Декларация тапшырмаган гражданнарга карата салым органнары хезмәткәрләре тарафыннан салым түләүчеләр турында булган мәгълүматлар нигезендә «декларациясез» камераль тикшерүләр үткәреләчәк. Мондый тикшерүләр барышында бюджетка түләнергә тиешле салым суммасы сатылган милекне сатып алу чыгымнарын исәпкә алмыйча исәпләнәчәк. Шулай ук НДФЛдан тыш, салым түләүчегә декларация бирү срокларын бозган өчен штрафлар һәм пенялар түләргә туры киләчәк», – дип аңлатты ул.

Шул ук вакытта милектә булу срогы 3 елдан арткан һәм ул мирас итеп алынган, хосусыйлаштырылган, якын туганыннан бүләк итеп алынган, рента килешүе буенча сатып алынган яки бердәнбер торак булган күчемсез милекне саткан гражданнар 3-НДФЛ белешмәсен салым органнарына тапшырмаска мөмкин.

Калган очракларда сатылган күчемсез милекнең мөлкәттә булу вакыты 5 елдан артып китәргә тиеш. Милекнең мөлкәттә булу вакытына карамастан, әгәр торак сатудан кергән керем кадастр бәясен исәпкә алып, НДФЛ буенча милек салым «вычеты» суммасыннан артмаса, керемнәрне декларацияләү бурычы юк, күчемсез милек өчен бу 1 млн сум, ә гаражлар, мунчалар һәм транспорт өчен 250 мең сум.

Фото: © «Татар-информ»

2023 ел йомгаклары буенча республика бюджетына барлыгы 4 млрд сум керәчәк

2023 елда декларация кампаниясе нәтиҗәләре буенча Татарстан бюджетына 4 млрд сумга якын салым керәчәк, дип белдерде спикер.

«Агымдагы елның 3 аенда салым органнарына барлык нигезләр буенча 235 меңнән артык декларация тапшырылган. Шулардан 24 мең документ закон нигезендә аны тапшырырга тиешле физик затлар тарафыннан тәкъдим ителгән, бу гражданнар бюджетка 1,3 млрд сум түләргә гариза биргән, ә декларация кампаниясе йомгаклары буенча республика бюджетына 4 млрд сум керүгә исәп тотабыз», – дип билгеләп үтте Сафиуллин.

Керемнәре 5 млн сумнан арткан гражданнардан гына да бюджетка 190 млн сум керәчәк. Алар югары ставка буенча салым түләячәкләр. Моннан тыш, быел гражданнар беренче тапкыр банк салымнары буенча алынган процентларга салым түләргә тиеш булачак. Бу 2023 елда банк депозитларында салым түләнми торган лимит – 150 мең сумнан артык акча эшләгән кешеләргә кагылачак.

2024 елда салым «вычетлары» белән татарстанлыларга 14 млрд сумга якын акча кайтарылачак

Сафиуллин салым «вычетлары» системасына аерым игътибар бирде. Татарстанда мондый түләүләрнең гомуми суммасы ел саен арта. Әгәр 2022 елда гражданнар 13,2 млрд сум, 2023 елда 13,7 млрд сум кире кайтарган булса, агымдагы елда бу күрсәткеч 14 млрд сум билгесендә көтелә.

«Республика халкы торак сатып алу чыгымнары, белем алу һәм дәвалану чыгымнары буенча салым акчаларын кире кайтару хокукыннан актив файдалана. Быелның башыннан гына да түләүләрнең барлык юнәлешләре буенча 5,8 млрд сум кире кайтарылган», – дип өстәде ул.

Быелдан балаларны укытуга тоткан чыгымнардан «вычет» алу суммасы 50 меңнән 110 мең сумга кадәр һәм дәвалануга, белем алуга, фитнеска һәм башкаларга 120 меңнән 150 мең сумга кадәр арттырылды.

Моннан тыш, 2025 елдан салым «вычеты» алу өчен документлар бирү системасы гадиләштереләчәк. Дәвалану, фитнес, белем алу һәм иминиятләштерү чыгымнарын раслаучы хезмәтләр өчен түләү турында бердәм белешмә кертеләчәк, дип нәтиҗә ясады Сафиуллин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100