Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салым “вычет”ларын кайтару: 390 мең сумга кадәр акча сезгә дә тиешме?

Хезмәт хакы яки башка төрле кереме булган физик затлар салым түләргә тиеш. Гадәттә, эш бирүчегез ай саен сезнең хезмәт хакыннан 13 процентын салым өчен тотып кала. Белә идегез микән: кайбер очракларда тотып калынган акчаны сез үз файдагызга кире кайтара аласыз.

news_top_970_100
Салым “вычет”ларын кайтару: 390 мең сумга кадәр акча сезгә дә тиешме?

Сүз нинди очраклар турында бара соң?

1. Милек вычетларын күчемсез милек сатып алучылар кайтара ала. Ипотека кредиты процентлары акчасын да кире кайтарып була. Шулай ук әлеге төр вычет ремонтсыз (отделкасыз) яңа торакка ремонт ясаучыларга, отделка материаллары алучыларга да каралган.

2. Стандарт вычетларны балигъ булмаган балалары яисә көндезге бүлектә белем алучы 24 яшькә кадәрге балалары булган ата-аналар, опекуннар, попечительләр кайтара ала. Шулай ук стандарт вычетларны кайтару чернобыльщеләр, блокадниклар, инвалидларга каралган. Тулы исемлекне Россия Салым кодексы 218нче маддәсенең 1, 2, 4 пунктларыннан карарга була. Кодекска сылтама -  http://nalogovyy-kodeks.ru/

3. Социаль вычетны кайтару түләп дәвалану, түләп уку, хәйриячелек өчен, дәүләтнеке булмаган пенсия фондларына акча күчерүчеләргә каралган.

4. Һөнәри вычетларны шәхси эшмәкәрләр, үзләренә эшләүче адвокатлар, нотариуслар; фән, әдәбият, сәнгать өлкәсендә бүләкләнүчеләр, ачыш ясаучы авторлар кайтара ала.

“Салым вычетын кайтаручылар саны көннән-көн арта, – ди Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча 5нче районара инспекциясе бүлек җитәкчесе Мөнир Шәйдуллин.  – Элегрәк моңа артык игътибар бирмиләр иде, кеше түләнгән акчасының бер өлешен кайтарып алуны белеп тә бетерми иде”.

Мөнир Шәйдуллиннан вычетларны кайтару турында тәфсилләбрәк сораштык.

Милек “вычеты”н кайтару

– Мөнир Әмирович, милек “вычеты” ничек кайтарыла?

– НДФЛ буенча салым периоды – 1 гыйнвардан 31 декабрьгә кадәр. “Вычет” алырга теләгән кеше соңгы ел өчен декларация тутыра. Милек “вычеты”на дәгъва кылган кеше рәсми төстә эшләргә һәм торак аның исемендә булырга тиеш. Декларация белән бергә 2НДФЛ, фатир алганны яки йорт төзүне раслаучы белешмә, сату-алу килешүе, шартнамә, теркәү палатасыннан күчерелмә, түләү кәгазьләре кирәк. Әлеге документларны салым түләүче пропискасы буенча салым оешмасына бирә. Әгәр мөлкәткә 2014 елның 1 гыйнварына кадәр ия булгансыз икән, салым “вычеты”на гомер эченә бер генә мәртәбә дәгъва кыла аласыз. Бу очракта квадрат метрның бәясе роль уйнамый.

Әйтик, әгәр 500 мең сумга бүлмә алсагыз, шуның 65 мең сумын кире кайтарып алырга мөмкин.

Ә менә 2014 елның 1 гыйнварыннан соң тораклы булсагыз, кәттә генә сумма белән бүләкләнергә була. Торак сатып алган яки төзегән өчен һәм, ул отделкасыз булган очракта, ремонт ясаган өчен дәүләт тарафыннан кайтарып була торган максималь сумма - 260 мең. Бу  ике миллионнан 13% күләмендә исәпләнгән сан.  Һәр календарь ел өчен үзегезнең “подоходный” салым күләмендә “вычет” алырга мөмкин. Калган сумма да “янмый”, аны киләсе елларда бирәләр.

Күпләр ипотека процентлары өчен “вычет” кайтарып булганын белми дә. Мәсәлән, ипотекадагы милек процентлары “вычет”ы 3 млн сумга тигез ди. Шулай булгач, ипотека түләүчеләр түләнгән процентларыннан 390 мең сум “бүләк” өмет итә ала.

– Пенсионерлар милек “вычеты”н кайтара аламы?

– 2012 елның 1 гыйнварыннан лаеклы ялдагылар файдасына яңа тәртип кертелде. Аның нигезендә, пенсионер торак “вычеты”н узган елларда эшләве өчен сорый ала. Тик өч елдан да күбрәк чигенергә ярамый. Пенсионер кайчан тораклы булса да, күпчелек очракта, соңгы дүрт календарь ел өчен салым “вычеты” алырга мөмкин. Димәк, 2017 елда ул 2016, 2015, 2014, 2013 еллар өчен салымын кире кайтара ала.

– Быел тораклы булган пенсионер декларацияне быел ук тутырырга тиешме?

– Юк, календарь ел төгәлләнмичә биреп булмый. Мәсәлән, 2017 елда фатир алынган икән, документлар киләсе елга гына тапшырыла һәм 2017-2014 еллар өчен “вычет” кайтарыла. Әйтик, пенсионерның 2012 елда кереме күп булып, салымны күбрәк түләгән булса да, аңа бу ел өчен “вычет” бирелми. Шулай ук биш ел элек пенсиягә чыккан пенсионерның бүгенге көндә дә кереме юк икән, аңа берни кайтарылмый.

– “Вычет” акчасын кире кайту өчен күпме вакыт кирәк?

– Декларация өч айда тикшерү үтә. Дәгъва кылучы язган гаризасында исәп-хисап счетын күрсәтергә тиеш. “Вычет” шул номерга бер ай эчендә күчә. Димәк, бүген декларация тутырдым да, иртәгә акча алдым дигән сүз түгел. Бу процесс дүрт айга сузыла.

Социаль “вычет”ны кайтару

 –  Социаль “вычет”ның күләме чикләнгән. Ул елына 120 мең сумны тәшкил итә. Димәк, кире кайтарып була торган максималь сумма 15600 сумга тигез. Физик затлар укуга һәм дәвалануга тотылган акчаның бер өлешен кире кайтара ала. Әйтик, үзен, балигъ булмаган баласын, ирен яки хатынын, әти-әнисен дәвалау өчен тотылган сумма, кирәкле дару һәм препаратлар сатып алу өчен  сарыф ителгән акчадан “вычет” сорарга мөмкин.

– Укыган өчен акчаны ничек кире кайтаралар?

– Моның өчен эшләмәүче студент көндезге бүлектә яки эшләүчесе кичке яки читтән торып уку бүлегендә укырга тиеш. Көндезге бүлектә укучы баласы өчен “вычет”ны әти-әнисе сорый. Ул шулай ук рәсми төстә эшләргә һәм ай саен 13 % салым түләп барырга бурычлы. Читтән торып укучыга да шартлар шундый ук. Укуга тоткан акча өчен  чикләү бар, ул бер бала башына 50 мең сумнан да артмый. Чит илдә укыган өчен дә “вычет” алырга мөмкин. Әмма бу бик  четерекле эш. Һәр документ тәрҗемә ителергә һәм нотариаль яктан расланырга тиеш. Милек “вычет”ыннан аермалы буларак, әгәр ел саен укуга акча түләнсә, салым процентларын ел саен алып була. Уку “вычетын” киләсе елга алу хокукы юк.

– Ата-аналарның икесе дә баласын укыткан өчен “вычет”ка өмет итә аламы?

– Әйе. Әмма ир белән хатын бер-берсенең укуына түләнгән акчаны кире кайтара алмый. Чыгымнарны үзегез түләгән очракта гына “вычет” бүленә. Аны эш бирүче түләсә яки моңа Ана капиталын тотсагыз, “вычет” бирелми.

– Көндезге һәм читтән торып укудан тыш, белем бирүнең кайсы өлкәләрендә “вычет” алып була?

– Күпләр югары уку йортында укыган өчен генә “вычет” бирелә дип уйлый.

Балагыз өчен шәхси балалар бакчасы, музыкаль яки башка профильле мәктәпкә тотылган акча, автомәктәп, белем күтәрү курсларына түләнгән акчаның да “вычет”ын алырга мөмкин.

Стандарт “вычет”ны кайтару

Стандарт “вычет”лар шәхси һәм балаларныкына бүленә. Һәр аерым очрак өчен 65 сумнан алып  1560 сумга кадәр акча алырга мөмкин. Шәхси “вычет”тан инвалидлар, “блокадник”лар, Чернобыльдә хезмәт итүчеләр, сөяк җелеге донорлары һ.б. файдалана. Тулы исемлек РФ Салым кодексының 218 маддәсе, 1, 2, 3 бүлекчәсендә күрсәтелгән.  

Балаларга тиешле “вычет”ны опекуннар, попечительләр, 24 яшькә кадәр баласын көндезге бүлектә укытучы һәм 18 яшькә кадәр инвалид бала тәрбияләүче ата-аналар ала.   

Стандарт салым “вычеты”н эш бирүче эшкә урнашкан көннән түли башларга тиеш. Моның өчен хезмәткәр стандарт “вычет” сорап (әгәр тиеш булса) гариза яза һәм раслаучы документларның күчермәсен беркетә. Шул документлар нигезендә хисапчы барлык тотылган “подоходный” салымны бюджетка күчерми, ә ай саен хезмәткәргә хезмәт хакына кушып бирә.

Балага тиешле стандарт “вычет” аның гаиләдә ничәнче була булуына карамастан бирелә. Әгәр ир белән хатынның элеккеге никахларыннан балалары булса, яңа гаиләдә туган бала салым түләү өчен өченче булып санала. Бу 3000 сум стандарт “вычет” дигән сүз. 2016 елга кадәр балар өчен стандарт “вычет” 280 мең сумга кадәр генә кире кайтарылса, быел аның суммасы 350 мең сумга җитте.  

Әгәр теге яки бу сәбәп белән, эш бирүчегә гариза язылмыйча, стандарт “вычет” алынмаган булса, аны хәзер кире кайтарырга була. Моның өчен 3-НДФЛ декларациясе тутыру гариза һәм документларның күчермәсе кирәк.

Һөнәри “вычет”

Кемнәргә түләнә соң? Шәхси эшмәкәрләргә, үзләренә эшләүче адвокат, нотариусларга, фән, әдәбият, сәнгать өлкәсендә бүләкләнүчеләргә, ачыш ясаучы авторларга.

Әмма алар эшчәнлеген салым түләүнең гомуми системасы кысаларында алып барырга, ягъни керемнәреннән 13 % түләргә тиеш.  Әйтик, шәхси эшмәкәр гади система белән эшләп, салымны 6 % күләмендә генә түләп барган икән, ул әлеге “вычет”ка өметләнә алмый.

“Вычет”ны кайтару тәртибе

– Декларация тутыру өчен сәгатьләр буе салым органында чиратта тору да туйдырды халыкны...

– Хәзер декларацияне электрон рәвештә дә тутырып җибәрергә була. Моның өчен теләсә кайсы салым органына барып, шәхси кабинет ачу өчен логин һәм пароль алырга кирәк. Кул астында интернет булса, декларацияне тәүлек әйләнәсендә тутырып җибәрергә була. Ашыкмыйча, уйлап, төгәл итеп.


Шәхси кабинетка теркәлү һәм декларация элү тәртибе:

Беренче адым. Шәхси кабинет ачу. Алда әйтелгәнчә, аны физик зат үзе ача алмый. Моның өчен паспорт һәм ИННны алып якындагы салым органына барырга кирәк. Инспектор сезнең мәгълүматларны сайтка терки һәм куллану өчен логин белән пароль бирә. Бер ай эчендә әлеге парольне үзеңә уңайлы итеп үзгәртергә кирәк.

Икенче адым. Кабинет эшләнгәннән соң, www.nalog.ru сайтын ачып, баш биттә “Физик йөзләр” бүлегенә кереп, “Шәхси кабинетка Керү” төймәсенә басыгыз.


Шуннан соң уң яктагы махсус тәрәзәгә салым органыннан бирелгән логин һәм парольне кертегез. Шәхси кабинетка кергәч, система парольне алыштыруны сорый. Моны ай беткәнне көтмичә, шундук эшләсәгез, күңелегез тыныч булыр.


Парольне алыштыргач, шәхси кабинетның баш бите ачыла. Анда сезнең милек, салым түләү тарихы язылган була.


Өченче адым. Цифрлы подпись


Документларны шәхси кабинет аша җибәрү өчен цифрлы подпись ясарга кирәк. Моның өчен өстәге уң як почмактагы “Профиль” тамгасына басыгыз.

Шуннан соң “Электрон подписьне тикшерү өчен сертификат алу” төймәсен сайлагыз.

Соңгы шартка басып, (сертификат федераль салым хезмәтендә саклана) “Сорауны формалаштыру” төймәсенә басыгыз.


Система кабат шәхси белешмәне тикшерергә һәм парольне җыярга куша. Үзгәрткән булсагыз, яңа парольне, үзгәртмәгән икәнсез, салым органыннан бирелгәнен кертегез. Мәгълүмат дөрес булса, “Белешмәне раслау һәм сертификат алу буенча сорау җибәрү” төймәсенә басыгыз.  


Монысы эшләнгәч, система сезнең сорауны карый башлый. Бу уртача  биш минутка сузыла. Әмма федераль салым хезмәте “тулган” икән, тәүлек буе да көтәргә туры килә.  


Электрон подпись расланганнан соң, шәхси кабинетта мондый язу барлыкка килә:

Дүртенче адым: 3-НДФЛ декларациясен тутыру

Декларация тутыру яки әзерен элү өчен “Физик затның кеременә салым” бүлегенә кереп, “3- НДФЛ”ны сайлагыз.

Система берничә эш варианты тәкъдим итә, сезгә “Декларацияне онлайн тутыру һәм җибәрү” не сайлагыз.

Шуннан соң декларацияне шунда тутырып яки әзерен элеп куярга кирәк.

"Яңа декларация тутыру” төймәсенә бассагыз, система кайсы елга “вычет” ясалауны сорый.


Аннары система күрсәткән юллар аша мәгълүматны махсус юлга язалар. Моның бер авырлыгы да юк.

Электрон рәвештә салым декларациясе тутыру үрнәге

Декларация тапшыручы турында мәгълүмат

Паспорт буенча барлык белешмәне төгәл итеп тутырыгыз

Декларация программасын ачкач, 3-НДФЛ декларациясен сайлагыз. Икенче эш итеп, үзегез теркәлгән инспекция номерын күрсәтегез.

Милек “вычеты”н кире кайтару

Сез торакка ия булдыгыз һәм милек “вычеты”н кайтарырга телисез икән, “өй” вкладкасына басып, “галочка” куегыз. 

Шуннан соң объектлар исемлегенә нинди торак өчен “вычет” кайтарырга теләүне күрсәтегез.
Тораклы булу ысулын языгыз (сатып-алу килешүе)
Торакның исемен (фатир, өй, бүлмә) күрсәтегез
Аннары шәхсилек төрен (вид собственности) языгыз
Соңыннан салым түләүченең кем булуын (собственник, аның иптәше яки әти-әнисе) сайлагыз.
Шуннан соң күчемсез милек турында мәгълүматны тутырырга кирәк.
Милекченең торакка хокукы расланган датаны языгыз.
Аска корылманың бәясен күрсәтегез.

Барлык графаларнын да тутыргач, декларацияне карау төймәсенә басыгыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100