Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салым инспекциясенең элекке башлыгы Марат Мөхәммәдиев дәүләт бүләгеннән мәхрүм ителде

news_top_970_100
Салым инспекциясенең элекке башлыгы Марат Мөхәммәдиев дәүләт бүләгеннән мәхрүм ителде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 17нче районара салым инспекциясенең элекке җитәкчесе Марат Мөхәммәдиевне дәүләт бүләгеннән мәхрүм итте. Узган елның җәендә Марат Мөхәммәдиевне мошенниклыкта гаепләп хөкем иттеләр. Бу хакта prokazan.ru сайты яза. 

Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә, ул Татарстан Республикасының дәүләт бүләгеннән – «Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы» мактаулы исеменнән мәхрүм ителде. Бу исем Мөхәммәдиевкә 2018 елда бирелгән булган.

Марат Мөхәммәдиев 17 ел дәвамында Бөгелмәдә 17нче районара салым инспекциясе башлыгы булып эшләде. 2019 елда ул лаеклы ялга чыга, тагын 2 елдан аны аеруча зур күләмдә мошенниклыкта гаепләп кулга алалар.

Мөхәммәдиев танышының компаниясендә хокук бозулар табуларын белә, ә моның аркасында компаниягә 111 миллион сум өстәмә салым куркынычы яный.

Ул танышына мөрәҗәгать итә һәм 10 миллион сумга «мәсьәләне хәл итәргә» тәкъдим итә.

Әмма ул салым органнарының аннан башка да өстәмә салымны инде 31 миллионга киметкән булуларын төгәл белгән була. Әмма дустының акчаларын үзләштерергә уйлый.

Казанның Вахитов районы суды Марат Мөхәммәдиевне 3 ел да 9 айга гомуми режимдагы колониягә җибәрде.

Социаль челтәрдә бу яңалыкка «Тиз һәм югары менгән, әмма шулай ук тиз «төшәчәген» генә уйлап бетермәгән. Әле срок бирү генә түгел, ә конфискация дә куллансыннар иде», «Күбрәк бирергә иде. Кеше акчасын санап яткан. Карак. Үзе дә килеп капкан», «Адәм хуры. 3 ел да 9 ай аз әле. 13 ел бирергә кирәк булган. Кыңгыр эшләре өчен әле анысы да аздыр. 17 ел буе үзенә һәм үз кесәсенә эшләгән. Казан үзәгендә нинди йорт төзеп куйды, бер хезмәт хакына гына түгел бит инде. Бер сүз белән әйткәндә, шайтан инде», – дип комментарий язучылар бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100