news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Салават Миңнеханов белән Гүзәлем икенче тапкыр әти-әни булган?

news_top
Салават Миңнеханов белән Гүзәлем икенче тапкыр әти-әни булган?
социаль челтәрләр

Җырчы Гүзәлем белән Салават Миңнехановлар гаиләсе барлык тамашачыларын һәм виртуаль дусларын гаҗәпкә калдырган. Гүзәлемнең сторисларында мәчеттә яңа туган бәбигә исем кушу тантанасының фото-видеолары пәйда булды. Бәбине Гүзәлем белән Салават кулларына тотып тора, янәшәләрендә кызлары Мәдинә дә бар. Мәҗлестә җырчыларның ике як әти-әниләре, туган-тумачалары да катнаша. 

Кадрлар шулхәтле ышандырырлык ки, халык, Гүзәлем йөкле булуын шулай оста яшереп йөргән, дип шаккаткан. Сторисларның ахырын карап тормыйча, Миңнехановларга котлау смслары яудырганнар гына. 

Баксаң, бу – җырга клип төшерү процессы булган икән. Гүзәлем ахырдан: «Без сезне бүген шок халәтендә калдырдык бугай. Безнең үзебезгә дә бик ошады. Моны, репетиция булды, дип саныйк», – дигән. Апа ролендә булу кечкенә Мәдинәнең дә күңеленә хуш килгән. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар