«Шәлперәймәс егетләр»: Авыл темасыннан китә алмау, секс һәм татар юморының бүгенге хәле
Бүгенге әңгәмәнең кунаклары – яшь юмористлар, «Татар КВН» лигасы дебютантлары, «Әрсез Шоу» резидентлары – «Шәлперәймәс егетләр». Алар белән татар юморы, сәхнә һәм аның арты, татар юморында тема чиклеге һәм КВНның «караңгы» яклары турында сөйләшербез.
Татарча профессиональ сәхнә юморының кайчан һәм, иң мөһиме, кемнән башланып китүен төгәл әйтү кыен. Мөгаен, зумерлар буыны өчен бу исем Шамкай белән бәйледер. Бүген исә татар юморы сәхнәсендә беренчелекне алган юморист та юк кебек. Гомумән, татар юморы бүген үз-үзен эзләү чорын кичерә. Бу эзләнүне күбесенчә яшьләр тормышка ашыра, чөнки без яшәгән «мәзәк» дөньяда нәкъ менә аларның әйтәсе сүзләре бар. Ә ул сүз ишетелсен өчен – сәхнәгә менү кирәк.
«Без юморны социаль лифт итеп күрәбез»
Егетләр, сезнең белән сөйләшәбез дигәч, мин сездән «татар юморы» төшенчәсе турында кыскача фикерләрегезне язып җибәрүне сораган идем. Анда сез: «Юмор ул – татарның канында...» – дип әйтәсез. Фикерегезне тулырак ачыгыз әле.
Татарларда бар нәрсәне юморга бору – ул бит инде элек-электән килә. Мисал өчен, бер кызык хәл була икән, әти-әни, әби-бабай аны һәрвакыт мәзәккә бора. Ул безнең балачактан килә. Безне барыбызны кечкенәдән әти-әни «стебать итә» иде («Стебать» – иронияләштерү, төрттереп шаярту. – ред.). Бабайлар исә – аерым кадрлар. Алар бит гел, яшь кызлар күрә икән, тәмләп: «О-о-о, мин кызлар янына утырам!» – дип шаярта. Белмим, ни өчендер, безгә шулай тоела.
Әгәр барысы сез әйткәнчә икән, ни өчен татар профессиональ сәхнә юморы ул ниндидер массакүләм чагылыш, популярлык казана алмый?
Татар халкы кайбер өлкәләрдә, мәсәлән, кино, эстрада һәм шул ук син әйткән юмор кебек юнәлешләрдә үсеш буенча бераз артта кала. Бу – тарихи сәбәпләр аркасында булган, табигый процесс. Хәзер исә бу өлкәләрдә үсеш өчен киң-киң адымнар ясала. «Әйдә, Шаярт»ка кеше йөри, Татарстаннан күп командалар «вышка»да да уйный, «Stand up» концертларында гел аншлаг. Без күптән түгел Мәскәүдә КВН мәктәбендә булып кайттык һәм рус телле аудиториягә караганда, безнең халыкны көлдерүе күпкә авыррак, дигән нәтиҗәгә килдек.
Шулай да, гаиләдәге мәзәкләр ул – бер, ә сәхнәгә чыгып шаяру – бөтенләй икенче әйбер. Сездә профессиональ юморга кызыксыну ничек уянды?
Кызыксыну, мөгаен, Дилияр Борһанов («Әйдә, Шаярт» лигасының 2024 елгы чемпионы. – ред.) уенына карап уянгандыр. Без – дуслар, шуңа, аның юлына, җиңүләренә карап, бу кызыксыну бездә дә калыкты. Шулай ук, легендар «Четыре Татарина» төркеме бар – аларның күбесе шул КВН аша күтәрелде. Бүген күбесе депутат. Дилияр да КВНда үзен танытып, хәзер министрлык итә. Шуңа күрә без дә юморны үзенә күрә бер социаль лифт итеп күрәбез.
Алайса, сезнең дә алар кебек лифтта «өскә» менәсегез килә?
Әйе. Үзебезне күрсәтеп, кешегә чыгасы килә.
«Шәлперәймәс егетләр» командасы составы (дизайн – Ильяс Хаҗиев).
Сезне бүген, юмористлардан да элек, музыкант, актер, шагыйрь буларак та беләләр. Һәрберегез шул юнәлешләрдә үсә, төрле әдәби, музыкаль һәм театр чараларында катнаша. Саналган һөнәрләрдә «лифтта» күтәрелә алмам, дип уйлыйсыз, димәк?
Авыр сорау. Безнеңчә, бүген – бер юлдан гына бара торган заман түгел. Әгәр телеграм-каналыбызны карасагыз, анда да юмор белән беррәттән төрле әйберләр урнаштырыла. Кемдер шигырь яза, кемдер диджей, артист, журналист сәләтен күрсәтә. Бергә алып барырга тырышабыз. Безнең фикеребезчә, Татарстанда юморист буларак танылуга мөмкинлекләр күбрәк. Ә таныласың икән, сине, әйтик, мәдәният эшлеклесе итеп тә чакырырга мөмкиннәр. Шуңа күрә юмор – без шөгыльләнгән һөнәрләрнең тагын бер юлы гына. Ул безгә ярдәм генә итә, комачауламый.
Шулай да, Айзатны күпләр яшь шагыйрь буларак белә, һәм аның иҗаты бүген милләт, тел һәм башка шактый катлаулы темаларга кагыла. Шаяруга җирлек калмый да кебек. Әйтик, әгәр Айзат иртәгә мәдәният эшлеклесе, милләт өчен катлаулы темаларны күтәрүче шагыйрь һәм шул ук вакытта бәрәңге турында шаяручы юморист була икән, кеше аңа карап: «Ә кайсы Айзат чын?» – дигән урынлы сорау бирергә мөмкин.
(Айзат җавап бирә) Мин кечкенәдән, нишләптер, әдәбият китабына кереп калып, балалар мине мәктәптә өйрәнүен тели идем. Шуңа күрә кеше хәтерендә шагыйрь буларак каласым киләдер, һәм шагыйрь буларак мин үзем булып күбрәк калам. Ләкин шагыйрь булып танылу авыр. Акчасы турында инде әйтергә дә кирәкми.
Шагыйрьлек, миңа калса, барыбер, «күктәге» әйбер – ул җирдәге юмор белән тандемда яши алмый. Син ничек уйлыйсың?
Беләсеңме, миннән шагыйрь икәнлегем күренми. Мин үземне гел шигырь язучы дип әйтәм, чөнки шигырьләрем чын шагыйрьнеке кебек үзеннән-үзе тумый. Сүзләрне рифмага салып, әйтергә теләгән фикеремне генә җиткерәм. Шуңа күрә юмор белән шагыйрьлекнең бергә баруында ниндидер кисешә алмаган сызыклар күрмим.
Айзат Вахитов шигырьләре
«Татар КВНында барлык командаларга диярлек мәзәкләрне акчага язып бирәләр»
КВН турында сөйләшик. Сез – «Татар КВН» лигасының 2025 елгы дебютантлары. Анда ничек килеп эләгүегезне искә төшерегез әле.
Лигага эләгү процессы заявка җибәрүдән башлана, аннан зур фестиваль үтә. Фестиваль – ул, чынлыкта, сайлап алу этабы. Анда без махсус номинациядә җиңдек. Аннан соң 1/4, ярымфинал һәм финал этаплары. Этапларда җиңгән өчен акчалата бүләк тә каралган. Без бу елны 1/4 финалда җиңдек, аннан ярымфинал иде. Чирекфиналда җиңгән өчен 50 мең сум бирделәр. Ярымфинал исә безнең өчен уңышсыз булды, төшеп калдык. Шулай да, дебютыбызны уңышлы дип саныйбыз.
Егетләр, бүген еш танылган комиклардан КВН форматының искерүе, аның «караңгы» яклары турында төрле имеш-мимешләр ишетергә туры килә. КВНда яңа кешеләр буларак, үзегез чыгыш ясаган лиганың системасына объектив бәя бирә аласызмы? Аның әйтик «караңгы», сезгә ошамаган яклары бармы?
Ошамаган әйберләр гел була инде ул, тәнкыйтьлисе килми. Без аларны ошамаган дип әйтмәс идек, алар күбрәк «ачуны чыгаручы». Мисал өчен, «Әйдә, Шаярт» лигасында мәзәкләрне үзләре язучы 2 команда бардыр инде, шуларның берсе – без. Башкаларга акчага редакторлар язып бирә, ягъни командалар шул әзер мәзәкләрне генә ятлап килеп сәхнәдә яңгырата. Иң «ачуны чыгаручы» әйбер – шул.
Мондый шартларда бу өлкәдә алга таба хәрәкәт итү мотивацияне төшермиме?
Безнең фикеребезчә, арттыра гына. Ярымфинал алдыннан яныбызга шул КВН эчендә инде 10 елдан артык кайнаучы кеше килде дә: «Егетләр, сез хәзер командалар белән генә түгел, ә аларга язучы редакторлар, аларның идеяләре, подачасы белән ярышасыз», – дип әйтте. Иң башта безнең яныбызга да килеп: «Сезгә дә язалар бит инде, егетләр», – диделәр, мәзәкләрне үзебез язуга ышанмыйлар иде.
Сезгә дә язып бирәләр бит инде! – дигән сүз мине командалар арасындагы атмосфера турында сорарга этәрә.
Командалар арасындагы мөнәсәбәт гел ярдәмчел һәм дусларча. Бер-беребезгә ярдәм итеп уйныйбыз. Мәсәлән, әгәр мәзәкнең җитешсезлекләре бар икән, алар синең яныңа килеп, аны ничек кызыграк итәргә икәнен дә әйтеп бирергә мөмкиннәр. Берсендә безгә миниатюрада кыз кеше кирәк булды, анда да булыштылар. Ул яктан атмосфера бик дусларча, рәхәт.
Командагыз хәзерге вакытта бары тик егетләрдән тора. Кызларның булмавы – очраклымы, әллә махсус эшләнгән әйберме?
Әйе, бер кыз да юк. Безгә редакторлар да еш кына: «Сезнең миниатюраларыгызда кыз кеше җитми», – дип әйтә. Ә егет кеше кыз булып киенеп чыга икән, ул – максималь «кринжовый» әйбер («Кринж» – башка кешенең гамәлләре өчен уңайсызлык тудыра торган хис. – ред.). Ул яктан – әйе, ләкин әлегә командабызда кыз кешене күрәсе килми. Дөресен әйткәндә, командага алырлык, юморда зур потенциалы булган кыз да юк.
Киләчәктә андый кыз табылса, сез аны үз рәтегезгә алырга әзерме?
Белмим. Аның да бит ике ягы бар. Бер яктан, әйе, мәзәк язганда шаяртырга мөмкин булган темалар киңәя, ә икенче яктан, «егетләр командасы» дигән фишка югала. Хәзер дә күп командалар кыз кешене «булсын өчен» генә ала, ә без алай теләмибез. Әгәр бервакыт алырга уйласак та, бик «карикатурный» кыз сайлаячакбыз. Ул йә бик таза, йә лилипут, йә бик ябык булачак. Чөнки, беренчедән, аның турында гел шаяртып була, ә икенчедән, ул безнең егетләр командасы эчендәге идиллияне бозмаячак.
«Татарларда секс бар!»
Татарның кайсы гына өлкәсен алма, ул авылдан ерак китә алмый, дигән фикер яши. Театр, җыр, музыкаль клиплар – барысы да авыл турында яки аны фон итеп ала. Юморда да шул ук хәлме?
Бөтенләй авылсыз булмыйдыр инде ул. Без дә, КВНга килгәндә, «авыл, бәрәңге турында шаярмыйбыз» дип килгән идек. Ләкин, нәтиҗәдә, барыбер, аудиторияне кызыксындырыр өчен, ул турыда шаярырга туры килә. Теләмәсәк тә, барыбер шуңа әйләнеп кайтабыз. Әлбәттә, КВНда «свежо» шаярган командалар бар: «Без», «Керәшеннәр», «Сабалета».
«Свежо» ничек була ул? Мисал китерә аласызмы?
«Керәшеннәр» командасы сайлаулар вакытында экранга анда катнашучы кандидатларның фотоларын чыгарды һәм залга: «Сез бу кешеләрне беләсезме?» – дип сорау бирде. Тамашачы «юк» дип җавап биргәч, «Алайса, нишлиләр алар президент янында?» – дигән сорау яңгырады. Кыскасы, бүгенге татар юморы ул авылдагы кызык хәлләр турында гына түгел, ә шәһәргә чыгып, анда да мәзәк таба, проблемалардан көлә, аларны күтәрә ала.
Ничек уйлыйсыз, тема ягыннан татар юморының әкрен генә авылдан шәһәргә таба борылуы тагын да масштаблырак чикләр ала аламы? Әйтик, аның дөньякүләм темаларга кагылырга интеллекты җитәме?
Бер чыгышыбызда дөньякүләм образларны алып, аларны татарга таныш атрибутлар эченә керткән идек. Миниатюра: «Месси белән Роналду – татар ашында», – дип атала иде. Кызганыч, зал аны аңламады: әллә чыннан да кызык булмаган, әллә бу образларның без шаярган яклары татар тамашачысына таныш түгел.
Аңламады дигәннән, миниатюра күрсәткәч, залдагы тынлык сезгә ничек тәэсир итә?
Безнең миниатюралар кыска-кыска, шуңа күрә әгәр тамашачы реакциясе юк икән, без аны артык сизмибез. Аңлау исә сәхнәдән төшкәч килә: «Аһа, монда аңламадылар, киләсе юлы болай кирәкми», – дип уйлыйсың. Ә менә «стэм» (Сюжетлы, озын номер. – ред.) булганда кеше көлмәсә, кәеф төшә. Безнең әлегә андый хәлгә юлыккан юк, Аллаһка шөкер. Дөресен әйткәндә, җанатарларыбыз күп, үзеңнең кешең булгач, барыбер көлә инде ул. Махсус та эшләнми ул – үзебезнекеләр дип көлә алар.
Димәк, КВНда сезнең чыгышларыгызга кеше күп килә?
Әйе, кеше күп килә, танышларыбыз да күп йөри. Күптән түгел бер кызык хәл булды: без бер командага, аларның чыгышы вакытында, сәхнәгә урындыклар чыгарырга ярдәм иттек. Шулвакыт бөтен зал безгә алкышлый башлады. «Каз тәннәре» йөгерде. Ягъни, танышларыбыз безнең урындык алып чыкканны күреп шулкадәр шатландылар, алкышладылар. Ә урындык чыгарган команда чыгышына бөтенләй реакция булмады.
Сез моңа үзегез ничек карыйсыз? Ул алкышлар, танышларыгызның һәр шаяруга уңай реакциясе сездә нинди тойгылар уята? Кыскасы, сез бу хәлгә критик күзлектән карый аласызмы? Чөнки, мәсәлән, бүтән җирдә сезне белмәгән тамашачы иң беренче чиратта мәзәкне бәяләчәк. Әгәр ул кызык түгел икән, нишлисез?
Без хәзер «Әрсез Шоу»да катнашабыз. Анда син әйткән әйбер нык тоела. Ләкин беренче чиратта без һәрвакыт жюри фикеренә колак салабыз, тамашачының көлүе яки көлмәве – икенче планда. Шулай да, үзебезнең танышларны чакырмыйча чыгыш ясап карарга, дигән фикер бар, ләкин алар барыбер киләчәк. Шуңа жюри фикеренә күбрәк игътибар бирелә.
Бүген, иҗат мохите көнүзәк, әмма куркыныч дип саналган – сәясәт, җенесләр арасындагы, әйтик, традицион булмаган мөнәсәбәтләр, дини темалардан ераграк торырга тырыша. Бу – заман таләбе. Сез, татар аудиториясенә эшләүче яшь юмористлар буларак, аның менталитетын исәпкә алып, үзегез өчен темаларда алдан ук «кагылмыйбыз» дигән «кызыл сызыклар» куясызмы? Шул ук секс, дин темалары – бездә бит бөтенләй «табу»...
Секс? Татарларда секс бар! Секс безнең беренче чыгышыбызда ук бар иде.
Тулырак...
Безнең беренче чыгышыбызда ук ул турыда мәзәкләр бар иде. Шулай да эчке чикләүләр бар инде ул. Мәсәлән, без тормышта сүгенмибез, шуңа күрә сәхнәдә дә сүгенәсе килми. Дин темасына килгәндә дә, өстән-өстән, кимсетмичә шаяртып була. Гомумән, без үзебезгә ниндидер катгый «кызыл сызыклар» куймыйбыз. Әмма мәзәк язу этабында: «Әй, ярар, моны барыбер аңламаячаклар!» – дип алып ату күренеше еш була.
«Рус телендә шаяру күпкә җиңелрәк!»
Сез, КФУның татар филологиясе бүлегендә югары белем алучы студентлар буларак, тел язмышына битараф кала алмыйсыз. Татфак биргән тәрбия, гомумән, кешене киләчәктә татар милләте өчен көрәшче итеп үстерә. Мәгариф системасындагы соңгы үзгәрешләр, татар теленең мәҗбүри укытылудан төшеп калуы, сәгатьләр кимү кебек мәсьәләләр сезнең иҗатта чагылыш табамы?
Бу мәсьәлә безне борчый, ләкин тел темасына әлегә кагылмаска тырышабыз, чөнки кычкырып йөрүнең күп очракта файдасы булмый. Бу тема турында мәзәк-миниатюраларыбыз бар, ләкин алар сәхнәгә төрле сәбәпләр аркасында чыкмый кала. Бер мәлне егетләр белән, хәтта редакторлар ул мәзәкләрне кире какса да, сәхнәгә чыгып аларны барыбер әйтергә, дигән теләк тә бар иде. Ләкин карьераң башында артык кычкырасың икән, синең сүзең, беренчедән, кешегә дә барып җитми, икенчедән, син аны бүтән әйтә дә алмаячаксың. «Боз өстеннән йөри» белергә кирәк.
Әйтик, сез бу темага мәзәк аша керәсез икән, аның сәхнәгә чыгу проценты нинди?
Сәхнәгә чыкканчы, мәзәкләр редактура һәм цензура этабын уза. Иң элек безнең уртача 30 мәзәктән сәхнәгә 2се уза иде. Редактура этабында мәзәкне ничек кызыграк итеп язып булуы турында киңәш бирәләр, ә цензура бүлеге мәзәкнең темасын тикшерә. Мисал өчен, безнең мәктәпләрдә татар теле дәресләренең кимүе турында мәзәк бар иде. Бер яктан, аны чыгарырга ярамый дигән сүз булмады, ләкин ул төрле сәбәпләр аркасында сәхнәгә барып җитмәде.
Бүген күп артистлар, җырчылар үзләрен Татарстанда танытып, Мәскәүгә китәргә ашкына. Китү теләге белән иҗат итү теле дә үзгәрә. Әгәр сез Татарстанда таныласыз икән, иҗатыгызның рус теленә күчү ихтималы бармы?
Рус телендә шаярыр өчен, рус телендә фикерләү кирәк. Без авыл малайлары булгангадыр инде, рус телендә акцентсыз сөйләшә дә алмыйбыз. Шуңа әлегә андый талпынулар юк. Татфакта укыгангадыр инде, бар нәрсәне татар телендә эшләү идеология кебек бара. Әмма безнең фикеребезчә, рус телендә шаярту күпкә җиңелрәк, анда тема кытлыгы юк. Рус телендә бер сүздән тулы бер чыгыш ясап була, «каламбурить» итәргә җайлырак. Кайвакыт мәзәк язганда шундый шәп каламбурга чыгабыз, ләкин бик тиз аның татар аудиториясе өчен кабул итү авыр булуына төшенәбез.
Егетләр уйлап тапкан каламбур
Бу идеология сезне алга таба «кысар» дип уйламыйсызмы?
Бүгенге көн белән яшибез. Әлегә планда – «Әрсез Шоу» кысаларында үсәргә, үзебезне танытырга. Әйе, тирәнрәк уйлансаң, «Әйдә, Шаярт» лигасында җиңәсең икән, бүтән татарча лига да юк инде. Анысы дөрес. Белмим, бәлки, аннан, автор булып, башка командаларга язарбыз. Әлегә аның кадәр ерак китеп уйланган юк.
Әңгәмә өчен рәхмәт, егетләр! Уңышлар сезгә!