"Салонда кысылып калганнар". Башкортстанда һәлакәттә очраган автобуста булган тагын бер пассажир үлгән
"Салонда кысылып калганнар". Башкортстанда һәлакәттә очраган автобуста булган тагын бер пассажир үлгән

Уфа-Белорецк юлында капланган автобуста һәлак булучылар саны алтыга җитте. Башкортстан буенча тикшерү комитеты җинаять эше ачкан.
Юл йөрү кагыйдәләрен бозып, ике яки күбрәк кешенең үлеменә китерү, куркынычсызлык кагыйдәләрен бозып ике яки күбрәк кешенең үлеменә китерү маддәләре буенча (264, 238 маддәләр) җинаять эше кузгатылган.
Ул шулай ук куркынычсыз автобуслар куллану кирәклеген әйтә. "Кайда ясалганы билгесез сыйфатсыз автобус - үлем белән уен. Бәрелгәч, аның утыргычлары кубып чыккан, пассажирларның исән калу шансы аз булган. Безнең юлларга сыйфатсыз автобусларны кертү ярыймы икәнен уйларга кирәк. Дәүләт предприятиеләренә моны эшләргә киңәш итмим", - дигән ул.
Һәлак булучылар исемлеге чыкты. Алар барысы да Чаллы кешеләре:
Фаҗига Башкортстан вакыты белән 22.00 сәгатьтә, кичә, 14 июльдә була. Башкортстанга елгада йөзәргә (сплав) барган 39 турист Чаллыга Кытайда җитештерелгән King LongXMQ автобусы белән кайта торган була. Автобус юл читенә чыгып каплана, ЮХИДИ фаразынча, моның сәбәбе көчле яңгыр булырга мөмкин. Авария вакытында биш кеше һәлак була, 14е тән җәрәхәтләре ала. Хастаханәдә 8 кеше, шул исәптән, бер бала.
Юл йөрү кагыйдәләрен бозып, ике яки күбрәк кешенең үлеменә китерү, куркынычсызлык кагыйдәләрен бозып ике яки күбрәк кешенең үлеменә китерү маддәләре буенча (264, 238 маддәләр) җинаять эше кузгатылган.
"Медиакорсеть" сайты фаҗиганең шаһитлары белән аралашкан. "Анда балалар бик күп иде. Автобус түбәсенә капланган. Зур кытай автобусы. Туктаган кешеләр булдыра алганча ярдәм итте - аптечкаларын алып килделәр, ашыгыч ярдәм чакырдылар. Бер кыз уколлар ясады. Автобустагылар кысылып калган иде", - дигән ул.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде.
Радий Хәбиров аккаунтында күпчелек пассажирларның куркынычсызлык каешларын эләктермәгәнлеге хакында яза. "Безнең илдә машина йөртүчеләрнең сыйфаты контроле начар хәлдә. Чаллы йөртүчесенә дә тизлекне арттырган өчен күп тапкырлар җәза бирелгән булган. Әмма бездә моңа бернинди санкцияләр юк, аңа алга таба да кеше тормышларын ышанып тапшырганнар, коеп яңгыр яуганда тизлекне киметү аның башына килмәгән", - дип яза ул.
Ул шулай ук куркынычсыз автобуслар куллану кирәклеген әйтә. "Кайда ясалганы билгесез сыйфатсыз автобус - үлем белән уен. Бәрелгәч, аның утыргычлары кубып чыккан, пассажирларның исән калу шансы аз булган. Безнең юлларга сыйфатсыз автобусларны кертү ярыймы икәнен уйларга кирәк. Дәүләт предприятиеләренә моны эшләргә киңәш итмим", - дигән ул.
Һәлак булучылар исемлеге чыкты. Алар барысы да Чаллы кешеләре:
Садреева А.Р., 1992;
Юсупов И.И., 1986;
Исламов Г.Ф., 1991;
Сутормин Б.В., 1995;
Гарифуллина А.М., 1966;
Тимофеев Е.А., 1984.
Юсупов И.И., 1986;
Исламов Г.Ф., 1991;
Сутормин Б.В., 1995;
Гарифуллина А.М., 1966;
Тимофеев Е.А., 1984.
Кайнар линия номеры: 8 (347) 248-12-84.








