Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салонда чәчләрен үстергән кыз авырый башлаган һәм чәче коелып беткән

news_top_970_100
Салонда чәчләрен үстергән кыз авырый башлаган һәм чәче коелып беткән
https://pixabay.com/

Мәскәү өлкәсендә яшәүче хатын-кыз матурлык салонына барып чәч үстерткән һәм шуннан соң аның башының бер өлеше тазга әйләнгән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Чәч үстерткәч үк, бу хатынның проблемалары башлана, ул үз хисабына дәвалана. Хәзер әлеге салон хезмәткәрләре бу хатын белән бөтенләй аралашмый. 

"Миңа 160 грамм чәч үстерергә тиешләр иде. Чәчләр укмашып бетте, мин аларны тарый да алмадым. Амбулатор картама "аллергик дерматит" дип язылган", - дип сөйли зыян күрүче Яна.

Чәч үстерүче мастер эшен тиз бетерәсе килгәндер, шуңа күрә ул технологияне бозгандыр, дип фаразлый Яна. Мастер капсулаларны дезинфекцияләмәгән, чәчнең авырлыгын үлчәмәгән булуы ихтимал, ди.

"Башта акчаны кайтармакчы, я эшне кабат дөресләп эшләтмәкче идем. Ләкин башымдагы хәлләрне күргәч, башымда себорея, мин яңадан эшләтмим", - ди Яна.

Яна башындагы капсулаларны алып, ике атна антибиотик эчкән. "Анда фолликулалар тулысынча үлә, фиброз барлыкка килә. Бернинди дәвалау да чәчләрне кабат барлыкка китерә алмый", - ди дерматовенеролог, табиб-трихолог Юлия Нагайцева.

Салон хуҗалары исә Янаның сүзләренә колак салмый, шалтыратуга җавап бирми. РЕН ТВ журналистлары урынга бара. Алар шул мастерга алдан язылып, чәч үстертергә дип килә. Мастер камералар күргәч, югалып кала. Аннары сорауларга җавап бирергә риза була.

"Ул чәчен буяган, бөдрәләткән, каядыр барган. Аннары биш көн узгач, аңа салонга килергә, чәчкә ботокс ясарга киңәш иттек. Ул берни дә кирәкми диде, акчаны кайтаруны сорады", - ди мастер.

Аның сүзләренчә, Яна белән компромиссны судта гына табып булачак. "Без сиңа җавап бирмибез, мин синең белән талашмыйм. Нидер хәл итәсең килсә, суд аша хәл итәбез", - ди мастер.

Салонда Янадан гафу да үтенмиләр. Ике як та судка барырга җыена, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100