Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Салонда 56 градус бит». Казанда әни кеше нәни баласын машинада бикләп киткән

Бала акырып елый башлый, ул узып баручылардан ярдәм сорый.

news_top_970_100
«Салонда 56 градус бит». Казанда әни кеше нәни баласын машинада бикләп киткән

Казанның Гвардия урамында урнашкан күпләп сату базары янында нәни баланы ялгызын гына машинада бикләп калдырганнар. Бу вакытта урамда 32 градус чамасы эссе була. 21 яшьлек Дарья исемле кыз шушы базарга килә һәм машинадан ярдәм сорап кычкырган нәни малайны күрә. Бала арткы утыргычта була, машина тәрәзәсе ябык, бары тик алдагы тәрәзә өстендә бераз гына ярык калдырылган. Бу вакыйга турында «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Балага ике яшь чамасы, ул бик каты елады, әнисен чакырды», — дип сөйли Дарья.

Дарья баланың анасын якында күрмәгәч, кибеткә керә һәм каравылчыларга мөрәҗәгать итә. Ул динамиклар аша барлык кешеләргә хәбәр бирүне сорый. Шулай итеп бөтен базарга бала утыра торган машина маркасын һәм номерын әйтәләр. Шуннан соң бер кассадан яшь хатын йөгереп чыга. Аның белән олырак яшьтәге хатын да була. Олырак хатын әйберләр төялгән арбаны этеп бара. Әни кеше исә баласы янына килә һәм аны тынычландыра. Алар әйберләрен багажникка төяп куялар һәм китеп баралар.

Аннары видеокүзәтү камералары аша ачыкланганча, бала шушы эсседә ябык машина эчендә 20 минут чамасы ялгызы утырган. 

ЮХИДИ хезмәткәрләре тикшерү оештырырга җыена, алар нәни баланы куркынычта калдырган ананы эзләп табачак. Тикшерү барышын прокуратура контрольгә ала, дип хәбәр итә «КП» сайты.

Социаль челтәр кулланучылар баланың анасын тәнкыйтьли. «Машинага караган идем, салонда 56 градус. Аның үзен багажникка салып куярга кирәк», «Шушы эсседә баланы ничек машинада калдырып була, мин этемне дә калдырмыйм», диләр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100