news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сальмонеллез кайдан йога һәм нинди авыруларга китерә ала?

news_top

Сальмонеллез йоктыруның төп сәбәбе, гадәттә, хайван продуктларын эшкәрткәндә санитария кагыйдәләрен бозу. Бу хакта табиб-гастроэнтеролог һәм терапевт Никита Харлов сөйләгән, дип яза «Радио-1».

«Авыруны кузгатучы матдә ешрак тавык тизәгендә була. Проблема шунда, ашханә өчен күпләп продукция әзерләгәндә, йомыркаларны юмыйча гына кулланырга мөмкиннәр, бу – агулануга китерәчәк», – ди табиб.

Ул сальмонеллез вакытында гастроэнтерит – ашказаны һәм эчәклек ялкынсынуы барлыкка килүен өстәде. Табиб билгеләп үткәнчә, интоксикация генә түгел, ә электролит тайпылышлары аркасында сыеклык югала – бу да куркыныч тудыра. Шуңа күрә дәвалау антибиотикларны гына түгел, ә су һәм минералларны тулыландыруны да үз эченә алырга тиеш.

Харлов, шулай ук, инфекция токсинлы шок барлыкка китерергә мөмкин, дип кисәтә. Куркыныч янаучы төркемгә өлкәннәр, хроник авырулы пациентлар һәм балалар керә, дип өстәгән белгеч.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар