news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Салмачы бистәсен су баскан: «Су баскычтан күтәрелде, ишектән өй эченә ага»

Түбән Камада исә урамда җыелган суларда серфинг белән шөгыльләнәләр.

news_top
Салмачы бистәсен су баскан: «Су баскычтан күтәрелде, ишектән өй эченә ага»

Яңа Салмачы бистәсендә урамнарны су баскан. «Урамга чыгарлык та түгел!» дип чаң кагалар социаль челтәрләрдә. Әмма су агу системасы дөрес эшләнмәгәнме, әллә инде тыгылганмы — су баскан урамнардан йөрергә дә мөмкин түгел.

«Су баскычтан күтәрелде, ишектән өч эченә ага», дип хәбәр итә «В Татарстане поймут» төркеменә бер ир.

Түбән Камада исә урамнарда шул дәрәҗәдә су җыелган — блогер Эмиль Зарипов серфинг белән шөгыльләнергә уйлаган. Урамдагы кешеләргә кызык — алар көлеп карап торалар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар