news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Салмачы бистәсендә бассейнда ток сукканнан соң, ире үлгән, хатыны реанимациядә ята

Берничә гаилә бергәләп ялларга коттедж арендалаган булган.

news_top
Салмачы бистәсендә  бассейнда ток сукканнан соң, ире үлгән, хатыны реанимациядә ята
https://tatarstan.sledcom.ru

18 июльдә кичке якта Казанның Салмачы бистәсендәге коттеджда бассейнда коенганда бер ир-ат ток сугудан үлгән. Аның хатыны да имгәнгән, аны хастаханәгә озатканнар. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итте.

Җинаять эше ачылган.

Тикшерү версиясе буенча, берничә гаилә ял көннәренә коттедж арендалый. Ял иткәндә мәрхүм ир-ат беренче булып бассейнга чума. Аны электр тогы суга, ир-ат урында ук үлә.

Ир-атка хатыны ярдәм итәргә тырышып карый, ләкин ул металла култыксаларга орына. Хатынны да ток суга. Хатынга ярдәмгә дусты килә, ул да ток тәэсирен сизеп ала.

Мәрхүм ир-атның хатыны хәзер реанимациядә ята.

Якынча белешмә буенча, электр тогы суга бассейндагы яктырткычтан күчкән. Тикшерү бара, экспертизалар билгеләнгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар