Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салкынга чыдый алмасаң, нишләргә?

Психолог дөрес туклану кышкы салкыннарны кичерергә ярдәм итә дип саный.

news_top_970_100
Салкынга чыдый алмасаң, нишләргә?

Елның салкын фасылында үзеңне яхшы хис итү өчен, физик халәтне күзәтеп торырга, үзеңә-үзең мәрхәмәтле, организмның кайгыртучан хуҗасы булырга кирәк. Бу турыда психолог Дмитрий Синарев «Прайм» агентлыгына сөйли.

«Менюны алдан уйлап куегыз. Азык-төлек төрлерәк булган саен, физик халәтегез дә яхшырыр, димәк, кәеф тә яхшы була. Организмның салкын белән көрәше — энергия күп сарыф ителә торган халәт, кышын диета тотмау хәерле. Калорияле, витаминнарга бай ризык безгә хәзер бигрәк тә кирәк, бу табигый һәм нормаль процесс», — ди Синарев.

Аның сүзләренчә, хәрәкәтләнү активлыгы да мөһим. Иртәнге йөгерү, җәяүләп йөрү, велосипедта йөрү, фитнес кирәк. Синарев организмга йөкләмә бирергә, аңа «йокыга китәргә ирек бирмәскә» киңәш итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100