news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Салкынга аллергия нәрсәдән барлыкка килә?

news_top

Салкынга аллергия кеше организмында үзгәргән эре аксымнар – криоглобулин булу сәбәпле барлыкка килә. Нәкъ менә алар гистамин бүленеп чыгуга һәм тиредә кычыткан бизгәге (крапивница) барлыкка килүгә китерә, дип аңлаткан РИА Новости агентлыгына аллерголог һәм иммунолог Владимир Болибок.

«Салкынга аллергиядән интегүче кешенең канында криоглобулиннар – үзгәргән эре аксымнар бар. Кан суынганда һәм ул шундый ук суынган тирегә килеп җиткәндә, әлеге аксымнар юшкын кебек утыра, укмаша. Шуннан соң гистамин матдәсе булган күзәнәкләр таркала башлый», — дип аңлата белгеч.

Табиб сүзләренчә, салкынга аллергиянең төгәл сәбәпләре билгеле түгел. Нигездә, ул башка чирләр — инфекцияләр, аутоиммун процесслар һәм эчке органнар авырулары фонында үзен сиздерә.

Салкынга аллергиянең нәселдән килә торган формасы да очрый. «Бу — шактый сирәк очрый торган генетик авыру. Мондый очракта пациентның гаиләсендә әлеге чирдән интегүче башка якын туганнары да була», — дип билгеләп үтә табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар