news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Салкында туңган кулларны һәм аякларны кайнар суда җылытсаң ни була?

Салкында күп катлы, иркен кием киегез.

news_top
Салкында туңган кулларны һәм аякларны кайнар суда җылытсаң ни була?

Кеше туңган очракта һәм организм бик каты өшегән очракта җылыту икесе ике төрле була. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Кул-аяклар салкында туңып кергәндә, аларны җылы суда җылытырга ярый. Дерматологлар суны акрынлап кайнарландыра барырга киңәш итә.

Әгәр бөтен организм өшү, туңу билгеләре булса, кайнар душка керергә ярамый. Суның югары температурасы пешү барлыкка китерә, хәтта грелка куйсаң да, тән пешүе ихтимал. Иң оптималь очрак — өшегән кешене җәймә белән төреп җылыту.

Салкын булганда, күп катлы, иркен кием киегез, перчатка урынына бияләй киегез, кыса торган аяк киеме кимәгез, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар