Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салкында туңган кеше ни сәбәпле калтырый башлый?

Бу - организмның саклану реакциясе.

news_top_970_100
Салкында туңган кеше ни сәбәпле калтырый башлый?
pixabay.com

Хәрәкәтләнгән очракта организм җылына ала. Моның шулай икәнен организм «белә». Туңган чакта организм, үзен-үзе җылыту максатыннан, мускулларны эшләтә башлый. Без моны «калтырату» дип кабул итәбез.

Калтырау нәтиҗәсендә организм 1-2 градуска температураны күтәрергә мөмкин, дип яза "Элементы" фәнни-популяр порталы.

Бәләкәй балаларда бу функция әле көйләнеп бетмәгән була. Шуңа күрә балалар калтырамаска, шуңа күрә туңганын сизми дә калырга мөмкин.

Салкын турында кызыклы фактлар:

  • Хатын-кызлар салкынны җиңелрәк кичерә — ирләрнең май күзәнәкләре энергияне көчлерәк бүлеп чыгара. Әмма салкында эшләгәндә хатын-кызлар тизрәк туңа, чөнки аларның запаслары озакка җитми.
  • Салкын нервларның тоемлавын азайта, шуңа аз гына салкында да бармаклар «тыңламый» башлый — төймә дә төймәләп булмый.
  • Салкын бәвел бүленеп чыгуны көчәйтә. Салкында эшләгән кешегә суны еш эчәргә кирәк.

Калтырау үзәк нерв системасына зыян килгәндә, курыкканда, эмоциональ кичерешләр вакытында һәм авырганда да күзәтелергә мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100