news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Салкында машина бензинны күп яндырмасын өчен киңәшләр

news_top
Салкында машина бензинны күп яндырмасын өчен киңәшләр
Фото: © "Татар-информ"

Кышын ягулык сарыф итү якынча 10-25 процентка арта. Моны тулысынча бетереп булмаса да, киметү ысуллары бар. Бу турыда автоэкспертка сылтама белән РИА Новости яза.

Белгеч сүзләренчә, ягулык артык сарыф ителү сәбәбе – двигательне җылыту.

«Һәр автозапуск – туктап торган килеш 5-10 минут ягулык сарыф итү. Моңа электр энергиясен күп куллану – мич, тәрәзәләрне, утыргычларны, көзгеләрне җылыту өстәлә. Генератор коленвалга йөкләнешне арттыра, димәк, мотор туктап торган килеш тагын да артыграк ягулык сарыф итә», – ди ул.

3-5 минут җылыту җитә. Ә төнлә, автомат җылыту өчен, мичне минимумга куярга кирәк.

Әгәр җитештерүче рөхсәт иткән булса, кышын синтетик майга күчәргә кирәк, ул механик югалтуларны киметә.

Белгеч шулай ук шиналарда басымны, термостатны, кислород датчигын тикшереп торырга, тәгәрмәч аркаларын кардан чистартырга киңәш итә.

Болар барысы да бергә бензин сарыф итүне киметергә ярдәм итә, ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар