news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Салкында йорт хайваннарын өшүдән сакларга кирәк

news_top
Салкында йорт хайваннарын өшүдән сакларга кирәк
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Көчле салкыннар вакытында йорт хайваннары озак вакыт урамда йөрүдән яки урамда яшәүдән зыян күрергә мөмкин, шуңа күрә кайбер кагыйдәләрне сакларга кирәк. Бу хакта кинолог Яна Орлова сөйләде, дип яза «Татар-информ».

«Әгәр фатирда яшәүче этләрне алсак, алар белән җиңелрәк – урамда аз гына йөртеп керергә була. Хәтта этнең йоны кыска булса яки ул кечкенә эт икән, аңа комбинезон һәм аяк киеме кидертергә була. Алар теләсә кайсы кибеттә сатыла», – дип сөйләгән Яна Орлова.

Әгәр эт урамда вольерда яши икән, салкыннар вакытында аны вакытлыча өйгә кертеп тору яхшырак булыр. Белгеч сүзләренчә, температура ноль градус тирәсе булган бүлмә эт өчен җитәрлек була.

«Әгәр көндез температура тиешле дәрәҗәгә кадәр күтәрелә икән, аны кире вольерга чыгарырга була. Ә инде һава торышы үзгәрмәсә, этне кыска вакытка урамга алып чыгып керергә мөмкин», – дигән кинолог.

Әгәр урамда яшәүче этнең оясы ышык булса, аның идәнен өстәмә җылытырга була. Болай иткәндә, эт үз җылысында җылыначак һәм зыян күрмәячәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар