news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Салкында буыннар ник сызлый?

Авырту атмосфера басымы төшүгә бәйле булырга мөмкин.

news_top
Салкында буыннар ник сызлый?
pixabay.com/ru

Чикаго университеты табиблары буыннар сызлауның һәм авыртуның ни өчен һава торышы үзгәрүгә бәйле булуын аңлатты. Бу хакта «Ридус» басмасына сылтама белән ren.tv сайты хәбәр итә.

Америка табиблары әйтүенчә, температура төшүнең ни сәбәпле буыннарга тәэсир итүен бер генә төрле аңлатып булмый. Мәсәлән, бу атмосфера басымы төшүгә бәйле булырга мөмкин, бу очракта тукымаларны чорнап торган сеңерләр, мускуллар киңәя. Тән эчендәге бушлыкның чикләнүе авырту китереп чыгарырга мөмкин, дип аңлата табиблар.

Бу бигрәк тә артриттан зарарланган буыннарга кагыла. Белгечләр буыннарда гадәти булмаган яки яңа авырту билгеләре барлыкка килсә, мәсәлән, шеше бетмәсә һәм кызарып торса, табибка барырга кирәк дип белдерә. Даими һәм көчле авырту булганда кичекмәстән табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Әгәр буыннар салкында гына үзен сиздерә икән, өшемәс өчен җылырак киенеп йөрергә кирәк. Моннан тыш, буыннарга булган басымны киметер өчен профилактик күнегүләр дә ясарга була. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар