Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салкында баланың теле металлга ябышып катса, нишләргә?

news_top_970_100
Салкында баланың теле металлга ябышып катса, нишләргә?
"Татар-информ" архивы

Еш кына балалар салкында телен тимергә ябыштырып карарга маташа. Балалар мәйданчыгындагы конструкцияләргә телен ябыштырган балалар турында шактый еш ишетергә туры килә. Мондый очракта ярдәм итү өчен киңәшләрне Казанның 2нче Балалар сырхауханәсе педиатрлары биргән. «Татар-информ» шул хакта яза.

Температуралар төрле булганда җылылык алмашы аркасында тел металлга ябыша. Салкын металлга тигәч, тел өслегендәге төкерек бик тиз суына һәм металл әйбергә мизгел эчендә ябышып ката.

Бу очракта телне тартып алу бик җитди зыян китерергә мөмкин. Бала телен үзенең сулышы белән җылыта ала – моның өчен борын белән суларга, һаваны авыздан чыгарырга кирәк.

«Каткан өслеккә җылы сыеклык – чәй яки су салу нәтиҗәле була. Аны якындагы кибеттән алырга мөмкин. Кайнар су куллана күрмәгез. Башка сыеклык булмаса, кайнар су суынганын көтегез, җылы килеш кулланыгыз», – ди табиблар.

Телне металл өслектән тартып ала күрмәгез. Кайбер кеше металлны зажигалка белән җылытып карый, ләкин бу да куркыныч булуы ихтимал.

«Әгәр бала телен тартып алып, зыян китерсә, аның башын иеп, теленә чиста тукыма куеп, бармаклар белән кысарга һәм берничә минут тотып, кан туктаганны көтәргә кирәк. Җитди зыян килсә, ашыгыч ярдәм чакырыгыз», – ди табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100