Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Салкын тулган ай". Бүген сирәк була торган астрономик күренеш күзәтелә

"Салкын тулган ай". Бүген сирәк була торган астрономик күренеш күзәтелә

news_top_970_100
"Салкын тулган ай". Бүген сирәк була торган астрономик күренеш күзәтелә
Кышның иң озын төнендә, иң кыска көненә тулы ай туры килүне астрономнар "Салкын тулган ай" дип атыйлар. Ул 1793 елдан бирле нибары 10 тапкыр күзәтелгән.

Астрономнар өчен бу сирәк күзәтелә торган кызыклы күренеш. 

"5 канал" бу астрономик күренешнең "сихри көчен" дә белешкән. Астрологлар билгеле инде, һәр очракка да туры килерлек фаразларын җиткергән. Александр Зараев дигән астролог әйтүенчә, бу көнне галәмәт күп энергетика килә, имеш. Шул сәбәпле, кешеләр бу көнне энергетика җыеп, аны нәрсәгәдер ирешер өчен куллана ала. Шул ук вакытта, уйламыйча эшләп, ниндидер югалтуларга дучар булырга да мөмкин икән. Энергетикасы күп булгач, күп итеп акча тотарга да мөмкин. Ягъни, астрологларның гадәттәге фаразларынча - яхшы да бу көн, начар да.

Без исә бу көн яхшы дип уйлыйбыз. Чөнки сезнең үзегезнең дә тулы айны күзәтү мөмкинлегегез бар.

Бүген төн озынлыгы 17 сәгать тәшкил итә. Кичә кояш 15:58 сәгатьтә баеды, бүген 8:57 сәгатьтә генә чыкты.

Иртәгедән башлап көн озыная башлый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100