news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Салкын тию һәм аллергиянең аермасы нидә?

news_top

Табиб-иммунолог Ольга Комиссарова әйтүенчә, яз көне аллергияне ОРВИдан аеруның төп билгесе — тән температурасы. Бу турыда «Радио 1» яза.

Аның сүзләренчә, язын томау төшү һәрвакыт салкын тию түгел, ә аллергия дә булырга мөмкин. Инфекцион томау гадәттә 7–10 көндә үтә, ә аллергик ринит берничә айга сузылырга мөмкин.

«Әгәр томау белән бергә температура күтәрелсә, тән сызласа, хәлсезлек булса — бу еш кына инфекция билгесе. Ә аллергия вакытында температура гадәттә нормаль була. Кеше үзен начар хис итмәскә дә мөмкин, ләкин томау өзлексез дәвам итә», — дип аңлатты табиб.

Аллергия вакытында шулай ук: борын кычыту, еш төчкерү, күзләр кызару, күзләрдән яшь агу күзәтелә. Бу билгеләр салкын тигәндә сирәгрәк очрый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар