Каен серкәсенә аллергия билгеләрен озакка сузылган салкын тию белән бутау җиңел. Бу хакта «Гемотест» лабораториясе табиб-белгече Ольга Уланкинага сылтама белән «Радио 1» сайты яза.
Табиб сүзләренчә, еш очрый торган билгеләр – томау төшү, еш төчкерү, борын тыгылу һәм борын кычыту, күзләрнең кызаруы һәм яшь агу, ютәлләү. Кайвакыт тын кысылырга, һава җитмәү хисе, хәтта буылу өянәкләре булырга мөмкин.
«Баш авыртырга, гомуми хәлсезлек булырга, тән температурасы бераз күтәрелергә, тән кычытырга яки тимгелләр чыгарга мөмкин. Кайбер кешеләрдә ораль аллергия синдромы барлыкка килә ала – авыз эче чәнчергә, кычытырга, иреннәр яки тел шешенергә мөмкин», – дигән табиб.
Шул ук вакытта каен серкәсенә аллергиянең үзенчәлеге – уртак синдромнар булу. Каен серкәсе аксымнары кайбер азык-төлек аксымнары белән охшаш. Шуңа күрә организм аларны бер үк төрле аллерген дип кабул итәргә мөмкин.
Аллергия билгеләреннән котылу өчен серкә белән контактны мөмкин кадәр киметергә кирәк. Табиб җилле һәм коры көннәрдә урамга чыгуларны чикләргә, ә өйгә кайткач юынырга һәм чиста кием кияргә киңәш итә. Моннан тыш, тәрәзәләрне ябык килеш тотарга һәм һава чистарткычлар кулланырга кирәк.