Балның антибактериаль үзлекләре бар, әмма кайбер очракларда ул тамакта кызару китереп чыгарырга мөмкин. Бу турыда «АиФ» табиб-терапевт Надежда Чернышовага сылтама белән яза.
«Табигый бал составында антибактериаль һәм ялкынсынуга каршы компонентлар бар, гомумән, ул авыз куышлыгының лайлалы катламына уңай тәэсир итә. Әмма кайбер кешеләрдә бал аллергия яки тамакта кычыту китереп чыгара. Бал составындагы полифеноллар аркасында тамактагы кычыту көчәергә мөмкин. Әгәр лайлалы катлам йомшак һәм зәгыйфь булса, бал аның тагын да ныграк кычытуына һәм ютәл артуына китерергә мөмкин», – дип билгеләп үтте ул.
Белгеч сүзләренчә, салкын тигәндә балны бары тик ул уңайсызлык тудырмаса гына кулланырга мөмкин.
«Бал кулланганда, диабетиклар шуны онытмаска тиеш: аларга шикәрне киметүче препаратлар дозасын дөрес исәпләргә кирәк», – дип өстәде табиб.