Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салкын тигәндә булыша торган 7 ысул

news_top_970_100
Салкын тигәндә булыша торган 7 ысул
Гөлүзә Василова

«Ватаным Татарстан» салкын тигәндә булыша торган 7 ысулны тәкъдим иткән.

Бал һәм лимон белән җылы чәй. Әгәр сезгә салкын тигән икән, беренче эш итеп, кара яки яшел чәй ясагыз. Аңа 1 чәй кашыгы бал һәм берничә телем лимон салыгыз. Файдалы матдәләрен саклап калу өчен, бал һәм лимонны кайнар суга салырга кирәкми.

Юкә чәчәкләре белән кура җиләге чәе. Юкәнең кипкән чәчәкләреннән чәй кайнатыгыз, аңа кипкән җиләк һәм кура җиләге яфраклары өстәгез һәм 30 минут тотыгыз. Әгәр кура җиләге юк икән, аның кайнатмасын да кулланырга була.

Гөлҗимештән чәй. Беркемгә дә сер түгел, гөлҗимеш – С витамины чыганагы. Вакланган гөлҗимешнең кипкән җимешләрен (3 аш кашыгы) 0,5 л кайнар суга салып, төнгә термоста калдырыгыз. Ашарга 30 минут кала көненә 4 тапкыр ярты стакан эчегез.

Минераль су белән кайнар сөт. Әгәр сездә ютәл барлыкка килгән икән, минераль суга (Боржоми) кайнар сөт салып эчегез. Әлеге эчемлек какырык кубып чыгуга ярдәм итәчәк.

Сарымсак белән сөт. Бу эчемлек сезгә бер төн эчендә аякка басарга ярдәм итәчәк. Җылы сөткә 10 тамчы сарымсак суы салырга һәм төнгә каршы эчәргә кирәк.

Лимонлы имбир чәе. Салкын көннәрдә иммунитетны ныгытачак һәм эшкә сәләтлелекне арттырачак. 1 стакан кайнар суга 1 аш кашыгы бал, 1 аш кашыгы лимон суы, 0,5 чәй кашыгы вакланган имбирь тамыры һәм бер чеметем дарчин салып болгатырга. Чәйгә бераз кипкән бөтнек яфракларын да салырга була.

Ромашкалы чәй. Юкә һәм бал белән бергә ромашка салкын тиюгә каршы яхшы чара булып тора. Чәй әзерләү: 1әр чәй кашыгы юкә чәчәге һәм ромашка алырга, 1 стакан кайнар су кушып кайнатырга, 20 минут тотарга һәм сөзәргә. Көнгә 3 тапкыр 1/3 стакан эчәргә. Бал өстәргә була.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100