news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Салкын суга егылып төшкән һәм чыга алмаган: Балтач районында ир-ат батып үлгән

news_top

Балтач районының Алан авылы буасында шаһитлар кеше гәүдәсен күреп алган.

Килгән коткаручылар ярдан 3 метр ераклыкта 72 яшьлек ир-ат мәетен чыгагрган һәм полицейскийларга тапшырган.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә сөйләүләренчә, һәлакәтнең сәбәбе ачыклана.

Мөгаен, ир-ат ярдан салкын суга егылып төшкән һәм чыга алмаган, ә янәшәдә ярдәмгә килә алырлык беркем дә булмаган.

Фото: © Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар