Салкын суда йөзү буенча дөнья чемпионы 64 яшендә Енисейда батып үлгән
Салкын суда йөзү буенча дөнья чемпионы 64 яшендә Енисейда батып үлгән
Салкын суда йөзү буенча дөнья чемпионы Николай Петшак 27 августта Красноярск өлкәсендә тренировка вакытында батып үлгән. Аңа 64 яшь иде, дип яза "Известия".
Өлкәнең спорт министрлыгы хәбәр иткәнчә, Николай Петшак Себердәге Енисей елгасында тренировка уздырган. Үлеменең сәбәбе ачыклана.
Петшак салкын суда йөзү белән 40 елдан артык шөгыльләнгән. Ул Берингов бугазы аша йөзеп чыккан кешеләрнең берсе. Әйтергә кирәк, Чукотка диңгезен Берингов диңгезе белән бәйли торган Берингов бугазы дөньядагы иң салкын сулыкларның берсе санала. Озынлыгы 96 км, киңлеге 86 км, фарватерның иң сай урыны — 36 м. Октябрьдә августка кадәр бугазда йөзеп йөри торган бозлар күп була.
Ул тренировка уздырган Енисей елгасы Россиянең иң киң елгаларының берсе санала. Енисейга октябрьдә үк боз ката, ул эчке бозларга иң бай елгаларның берсе. Иң салкын елгалар исемлегенә керә. Петшак анда тренировкаларны даими уздыра торган була.