Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Салкын суда интегеп үлде». Яшь ир-ат дүрт сәгать иске коедан чыгарга маташкан

news_top_970_100
«Салкын суда интегеп үлде». Яшь ир-ат дүрт сәгать иске коедан чыгарга маташкан
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Хабаровский краендагы Константиновка авылында иске коеда 35 яшьлек ир-ат һәлак була. Ул 4 сәг буена чыгарга маташа, тик салкын суда һәлак була. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Фаҗига 2022 елның августында була. Ир-ат коега егылып төшә һәм чыга алмый. Моның өчен авыл җирлеге башлыгын хөкем итәләр.

Кое исеме генә, чынлыкта бу чокыр инде, моңа кадәр биредә яшәүчеләр аннан су алган. Аннары әлеге су чыганагын кулланмый башлаганнар. Су аның төбендә генә кала, коены беркем карап та тормый, нәтиҗәдә туфрак ишелә, диелә хәбәрдә.

Салкын сулы ачык чокыр куркыныч була. Авыл халкы кемдер коены каплаганын көтеп тормый, үзләре өстен каплый. Ләкин фаҗига булган көнне коеның каплавычын яңгыр юып төшерә. Һәм караңгыда шушы чокырга 35 яшьлек ир-ат егыла. Ир-ат салкын суда 4 сәг чамасы була, ул үзе чыга алмый, ярдәм сорап кычкырганын да беркем ишетми. Нәтиҗәдә ир-ат салкын суда өшеп үлә.

Әлеге фаҗигадә авыл җирлеге башлыгы гаепле дип табыла. Тикшерү версиясе буенча, бу хатын-кыз иске коены консервацияләү эшләрен оештырырга тиеш. «Вазифаи зат үз вазифаларын башкармау сәбәпле, саксызлык аркасында кеше үлеменә китерү» маддәсе буенча җинаять эше ачыла.

Түрә хатын гаебен танымый. Ул, кое ябык һәм куркыныч тудырмый иде, дип ышандырмакчы була. Ләкин тупланган дәлилләр киресен раслый. Суд аны гаепле дип таба һәм 1 ел 8 айга мәҗбүри эшләргә хөкем итә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100