Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Салкын куеп торгач, төзәлә»: Күп итеп кан акканнан соң, 42 яшьлек журналист үлгән

Ашыгыч ярдәм табиблары кан ага торган урынны бәйли һәм туңдыргычтан алынган тавыкны куеп торырга куша.

news_top_970_100
«Салкын куеп торгач, төзәлә»: Күп итеп кан акканнан соң, 42 яшьлек журналист үлгән
https://pixabay.com/

«Вечерняя Москва» газетасында бүлек редакторы урынбасары булып эшләүче журналист Михаил Виноградов вафат булган. Россия Тикшерү комитеты тикшерү эшләре башлаган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

42 яшьлек Михаил 10 декабрьдә социаль челтәрдә пост яза. Аның эчендәге лимфа төене ялкынсынган булган һәм табиблар операция ясаган. Хастаханәдән чыкканда, операция урынына дренаж өчен җайланма куеп калдырганнар. Ул госпитальдән чыгуын, больничный кәгазен яптыруын сөйли. Ләкин кичке якта аның эченең аскы өлешеннән кан килә башлый. Ир-ат ашыгыч ярдәм чакыра. Ул кан шундый күп булуын, күлләвек барлыкка килүен яза.

Бераздан Михаил янына ике фельдшер килә. Алар ир-атның «артериясе шартламаган, ә кан тамыры гына өзелгән» дип әйтә. «Бу урын үзе төзәлә», — ди медиклар.

Фельдшерлар кан ага торган урынны бәйләвеч белән бәйләп куя. Туңдыргычта катырылган тавыкны алып, шуны кан ага торган урынга куярга кушалар.

«Табиблар коллагенлы әйбер, шуның өстенә бинт куйды. Фельдшер хатын туңдыргычны ачып карады. Ул бройлер чеби түшкәсен алып бирде. „Менә шушыны бер сәгать куеп торыгыз“, — диде», — дип язган Михаил социаль челтәрдә.

Журналист моның белән бәхәсләшеп тормый, ул фельдшер киңәшен үти. Ашыгыч ярдәм китеп бара. Виноградов исә «тавыкны тотып торган килеш» канны чистарта, ванна бүлмәсен һәм идәнне сөртеп ала. Социаль челтәрдәге язмасының азагында ул канның нигә шулай озак агуын аңламавын әйтә. Михаил куркуын да яза, диелә хәбәрдә.

12 декабрьдә журналист вафат була. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Мәскәү буенча идарәсе сайтында хәбәр ителә. Хәзер тикшерүчеләр фаҗиганең сәбәпләрен ачыклый.

«Вечерняя Москва» сайты мәрхүмгә багышлап язма чыгарган. «Больничныйга киткәндә беркем дә аның мәңгелккә китүен башына да китерә алмады», диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100