Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Салкын көннәрдә йөрәк өянәге кичерүчеләр 3 тапкыр арта»: кардиолог киңәшләре

Февраль уртасында республикага кискен салкын көннәр килде, һәм Татарстан хастаханәләренең кардиология бүлекләрендә пациентлар саны артты. Йөрәк авырулары булучылар ни өчен температура үзгәрешләренә игътибарлы булырга һәм кискен җылынуларга ничек әзерләнергә тиеш? Бу хакта «Татар-информ»га РКБның кардиология бүлеге мөдире Альберт Гыйлманов сөйләде.

news_top_970_100
«Салкын көннәрдә йөрәк өянәге кичерүчеләр 3 тапкыр арта»: кардиолог киңәшләре
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

Кискен салкынайту сәбәпле инфаркт кичерүчеләр саны 3 тапкыр артты

Февраль уртасында Республика клиник хастаханәсенең кардиология бүлегендә йөрәк өянәге кичерүчеләр саны 3 тапкырга арткан. Табиблар әйтүенчә, моның сәбәбе – салкын көннәр. Бу хакта «Татар-информ»да Эвелина Киселева яза.

Йөрәк өянәгенең иң авыр формалары артты, ди табиблар.

«Сәбәбе – һава торышының үзгәрүе. Метеосизгерлек, метеобәйлелек – бу кеше организмының әйләнә-тирәдәге температура үзгәрешләренә реакциясе, атмосфера басымы да роль уйный», – дип аңлатты Республика клиник хастаханәсенең кардиология бүлеге мөдире Альберт Гыйлманов.

РКБ кардиологлары бу факторларның пациентлар санына ничек тәэсир итүен яхшы күрә.

Өстәвенә, риск зонасына моңа кадәр беркайчан да йөрәк һәм кан тамырлары проблемалары булмаганнар да, мондый авырулары булучылар да керә, аларның хроник авырулары кискенләшә.

Альберт Гыйлманов татарстанлыларга температура үзгәрешләре чорында кардиология бүлегенә эләкмәс өчен киңәшләр бирде.

Фото: © «Татар-информ», Султан Исхаков

Февраль уртасында Татарстанда салкыннар -30 градуска җитте, берничә көннән температура күтәрелә башлады. Һәм кабат, Альберт Гыйлманов сүзләренчә, кардиология бүлегенә йөрәк өянәге кичерүче пациентлар керә.

РКБ кардиологы татарстанлыларга температура үзгәрешләре вакытында кардиология бүлегенә эләкмәү өчен киңәшләр бирде.

1 нче киңәш: һава торышы кискен үзгәргәндә, өйдә калу яхшырак

Әгәр кеше йөрәге белән проблемалары барлыгын белсә, мәсәлән, кан басымы күтәрелсә, һава торышы үзгәргәндә берәр җиргә барудан тыелып торса, яхшырак. Бигрәк тә физик күнегүләрне туктатып торырга кирәк.

«Коронавирус чоры моны ачык күрсәтте. Коронавирус чорында кешеләр өйләрендә утырды, һәм бу чорда инфарктлар саны 2 тапкырга диярлек кимеде. Кешеләр өйләреннән чыгып, бакчаларга йөри башлагач, күрсәткечләр кабат гадәти саннарга җитте. Физик күнегүләр – ул һәрвакыт провокация», – ди Альберт Гыйлманов.

һава торышы кискен үзгәргәндә, өйдә калу яхшырак.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

2 нче киңәш: холестерин дәрәҗәсен күзәтеп тору

Кардиолог өчен иң мөһим күрсәткечләрнең берсе – пациентның кандагы холестерин дәрәҗәсе.

«Авыру башланганда холестерин күрсәткече бик әһәмиятле. Аның югары булуы куркыныч. Кызганыч, халыкның күпчелеге кан күрсәткечләрендә «норма» сүзе язылган булса, шул җитәрлек дип саный», – дип билгеләп үтте кардиолог.

Гадәттә, холестерин күрсәткече 1 литрга 3 миллимольдән 5 миллимольгә кадәр булырга тиеш, дип языла.

Кардиолог өчен иң мөһим күрсәткечләрнең берсе – пациентның кандагы холестерин дәрәҗәсе.

Фото: © «Татар-информ»

«Күпләр, 4,9 булса – бу әле норма дип саный. Мин, бу сан 3 тирәсендә булса яхшы, дип әйтәм: 2,9-3,5», – дип аңлатты доктор.

Норма күрсәткече 20-25 яшьлек кешеләрдә югары чиккә якын булырга мөмкин, бу аларның сәламәтлегенә бик нык тәэсир итмәячәк, ә менә өлкән яшьтәге кешеләрдә күрсәткечләр норманың түбән чигенә якын булырга тиеш.

3 нче киңәш: «Минем гадәти кан басымым 200» дию акылсызлык!

Кан тамырларында холестерин җитәрлек дәрәҗәдә булганнан соң, кан тамырлары стенасының эшчәнлеге бозылырга мөмкин.

«Бу – кан басымы яки пульс уйнаганда барлыкка килә. Киеренкелектән кан тамырлары стенасы ертыла һәм нәкъ менә холестерин җыелган урыннарда. Аннары инфаркт яки инсульт була»,– дип аңлатты доктор.

Кан басымы һава торышы үзгәргәндә дә уйнарга мөмкин, ди Альберт Гыйлманов. Норма буенча кан басымы терекөмеш баганасының 120 миллиметр күрсәткеченә кадәр күтәрелергә мөмкин дип санала. Кайвакыт табиблар пациентлардан: «Минем гадәти кан басымым 200 һәм хәтта 250», – дигәнне ишетә. Моңа ышану бик куркыныч, ди кардиолог.

Норма буенча кан басымы терекөмеш баганасының 120 миллиметр күрсәткеченә кадәр күтәрелергә мөмкин.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Терекөмөш баганасының 130дан югарырак һәр 2 миллиметры инсульт ихтималын 1 процентка арттыра. Димәк, 200дән 130ны алгач, 70 кала, моны икегә бүләбез, инсульт ихтималы 35 процент тәшкил итә. Бу – рәсми рәвештә исәпләнгән сан», – дип сөйләде РКБның кардиология бүлеге мөдире.

Кан басымының критик күрсәткечен кардиолог кына ачыклый ала. «Кан басымының 150гә 100 күрсәткече минем өчен норма», – дию дөрес түгел. Пульсны күзәтергә кирәк.

«Белемле кешеләр йөрәк тибешенең 60 булырга тиешлеген күзәтеп торалар, чөнки 90-100 йөрәк тибеше – үлемгә таба адым», – диде кардиолог.

4 нче киңәш: Таблеткаларны ташларга ярамый

Кардиолог сүзләренчә, күп кенә кешеләр, кайбер белемсез табибларның сүзләренә карап, медицина оешмасына үзеңне начар хис итә башлагач кына мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип ышана, әмма бу алай түгел. Профилактика этабында йөрәк авырулары ихтималын ачыклау бик мөһим, мәсәлән, югары холестеринны яки югары кан басымын. Бу ачыклангач, әлеге проблема белән эшли башларга кирәк. Һәм шул вакытта тәрәзә артындагы температура үзгәрешләре фаҗигагә сәбәп булмаячак.

«Кардиолог аналитикасы – ул теге яки бу очракта пульс сикерешләре булмасын өчен яки ул мөмкин булганча көчле булмасын өчен билгеле бер контр чаралар күрергә тырышу», – дип аңлатты Альберт Гыйлманов.

Әгәр дә дарулар билгеләнгән, һәм пациент аларны кабул иткән булса, аларны ташлау бик куркыныч.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Табиб кан басымын контрольдә тоту яки пульсны киметү өчен препаратлар билгеләячәк, пациент белән табиб бергәләп холестерин дәрәҗәсен контрольдә тотачак. Әгәр дә дарулар билгеләнгән, һәм пациент аларны кабул иткән булса, аларны ташлау бик куркыныч. Бигрәк тә әгәр дә кеше инфаркт яки йөрәк өянәге алды диагнозы белән хастаханәдә яткан булса, кардиолог язган даруларны эчәргә кирәк.

«Кешене, билгеләнгән даруларны эчмәсә, иртәгә йөрәк өянәге кичерергә мөмкинлегенә ышандыру бик авыр», – ди кардиолог.

5 нче киңәш: Артык авырлык һәм тәмәке тарту йөрәк һәм кан тамырлары проблемаларына юл

Хәзерге вакытта кардиология бүлегендә 36-90 яшьлек пациентлар ята.

«Инфаркт белән ятучы яшь пациентларның күбесе тәмәке тарта», – ди Альберт Гыйлманов.

Ләкин табибның пациентка әйткән беренче сүзе «ябыгырга кирәк» булырга тиеш түгел.

Инфаркт белән ятучы яшь пациентларның күбесе – тәмәке тартучылар.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Табибның беренче җөмләсе: «Килеп, бик яхшы эшләгәнсез», – булачак. Артык авырлык турында бер сүз дә әйтмәскә кирәк. Ә менә инде пациент икенче тапкыр, өченче тапкыр килгәч, аның белән диета һәм яшәү рәвешен үзгәртү турында җентекләп сөйләшергә мөмкин булачак. Кешене үзгәртү бик авыр», – ди кардиолог.

Йөрәк өянәген ничек белергә?

Әгәр дә күкрәктә кискен авыртулар барлыкка килсә, алар, гадәттә, бөтен күкрәк читлегенә тарала, тир бәреп чыкса, хәлсезлек басса яки аңны югалту булса – бу, күп очракта, йөрәк өянәге була.

«Әлеге симптомнары булган кеше физик күнегүләрне туктатырга тиеш. Әгәр дә дарулар кабул итү тәҗрибәсе бар икән, нитроглицерин кабарга кирәк. Әгәр 2 минуттан соң ярдәм итмәсә, тагын 1 таблетка эчәргә кирәк. Өченче тапкыр да ярдәм итмәсә, хастаханәгә барырга яки «ашыгыч ярдәм» чакырырга кирәк», – дип аңлатты Альберт Гыйлманов.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Кардиолог татарстанлыларга үзләренә һәм сәламәтлекләренә игътибарлырак булырга киңәш итте.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 27 февраль 2024
    Исемсез
    Ботен врачларда пульсне ничек итеп киметергэ кинэш бирэлэр.Рахмэт анысыда кирэк.Ничек арттырырга ул турыда бер кинэштэ ишеткэн юк.Судан башканы..
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100