Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Салкын җирләргә җылы килер...» Иранда кар яву турында мәгълүмат тарала

Мессенджерларда җылы яклардагы кар яуган күренеш фотолары һәм видеолары тарала.

news_top_970_100
«Салкын җирләргә җылы килер...» Иранда кар яву турында мәгълүмат тарала

Берничә көн элек «Мәккәдә кар яуган» дигән видео таралды. Берникадәр вакыттан соң бу видеоның Согуд Гарәбстанында түгел, Иранның Мөшһед шәһәрендә төшерелгәне билгеле булды.

Иранда кар сирәк булса да, булгалый торган күренеш. Мәсәлән, 1972 елгы буран зур фаҗигагә әйләнә, бик күп кешеләр кар астында калып һәм туңып үлә.

Социаль челтәрләрдә бу видеоның фейк икәнлеге турында билгеле булгач, Согуд Гарәбстанында төшерелгән фотолар барлыкка килде.

«Ахырзаманның бер билгесе турында Мөхәммәд пәйгамбәр „Салкын җирләргә җылы килер, ә җылы җирләрдә салкын булыр“ дигән», — дип язып куркыталар мессенджерларда.

Укучыларыбызга бу мәгълүматның да гайре табигый булмавын хәбәр итәсе килә. Согуд Гарәбстанында сирәк булса да, кар ява. Мәсәлән, 2016 елда кар бабайлар ясарлык дәрәҗәдә кар яуган иде. Күп булмаса да, былтыр да Согуд Гарәбстанында кар булды. Бу фотоларның кайсы елны төшерелгәне билгесез, әмма аларны карап «ай-һай» дип гаҗәпләнергә ашыкмагыз. Бу торган хәл!


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100