Әлмәттә подъездда яңа туган сабыйны ташлап калдырганнар. Салкын идәндә яткан баланы 4 декабрьдә иртән йортта яшәүче ир-ат тапкан. Бу хакта Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәтендә сөйләделәр, дип яза «KazanFirst».
Бу хәл Ленин урамындагы йортларның берсендә булган. Сабыйны шәһәр балалар хастаханәсенә китергәннәр. Хокук саклаучылар баланың анасының шәхесен ачыклый.
«Шәһәр прокуратурасы балигъ булмаганнарның күзәтүсезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы органнары һәм учреждениеләренең гамәлләрен бәяләячәк. Моның өчен нигезләр булган очракта, тиешле чаралар күреләчәк. Алдан тикшерү органнары үткәргән процессуаль тикшерү барышы шулай ук күзәтчелек ведомствосы контролендә», – дип ассызыклаган белгечләр.