Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салкын эчемлекләр тамак төбе яман шеше китереп чыгара аламы?

Тәмәке тарту, алкоголь һәм лайлалы тышчаны ярсыта торган башка әйберләр куллану зуррак зыян сала.

news_top_970_100
Салкын эчемлекләр тамак төбе яман шеше китереп чыгара аламы?
pixabay.com/ru

Салкын эчемлекләр сәламәтлеккә зыян салмый, әмма лайлалы тышчаның гел ярсынган булуы онкология авырулары барлыкка китерергә мөмкин. Бу хакта югары квалификацияле отоларинголог Алексей Кошелевка сылтама белән РИА Новости яза.

«Безнең лайлалы тышчаларда күп күләмдә бактерияләр бар. Әгәр без ничек тә булса аларның яшәү тирәлеген үзгәртәбез, суытабыз икән, бактерияләр күләме үзгәрергә мөмкин», — дип аңлатты ул.  

Табиб сүзләренчә, суыну озак дәвам итсә, кан йөреше кими, ә бу җирле иммунитетка зыян салырга мөмкин.

Ләкин тәмәке тарту, алкоголь һәм лайлалы тышчаны ярсыта торган башка әйберләр куллану зуррак зыян сала, чөнки һәрбер ялкынсыну күзәнәкләр мутациясе китереп чыгара, дип өстәде Кошелев.

«Лайлалы тышча яки нинди дә булса тукыма онкологиягә әверелергә мөмкин», — дип аңлатты ул.

Алексей Кошелев елга бер мәртәбә булса да табибка күренергә, ә риск төркеменә кергән кешеләргә моны ешрак эшләргә куша. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100