«Салкын чәй» русча: «Бу җырны Салават нинди акцент белән башкарыр иде икән?»
Җырчы Данил Шәймуллин «Салкын чәй» җырын русчага тәрҗемә итеп башкарган.
Данил бу җырның русча вариантын күргән дә, үзенең яхшырак башкарачагын аңлаган. «Бүген уянганнан соң елмайдым да, үземчәсен яздырдым. Гаҗәп, әмма татар акценты рус тексты аша үтәли чыга», — дип яза Данил.
Дуслары бу җырны бик ошатканнар.
«Бу җырны Салават нинди акцент белән башкарыр иде икән?»
«Шәп килеп чыккан!»
«Бу җырның кушымтасын һәр татар белә».
«Күршеләрең җырлаганыңа зарланмыймы?»
Сез дә җырга бәя бирегез әле!