news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Салкын һава кемнәр өчен зыянлы?

Табиб суык көннәрдә тын юлларын саклау ысуллары турында сөйләде.

news_top
Салкын һава кемнәр өчен зыянлы?
pixabay.com/ru

Салкын һава сулыш юлларына зыян салырга мөмкин. Суык көннәрдә тын юлларын саклау ысуллары турында Sputnik радиосына биргән интервьюсында Россиянең атказанган табибы, терапевт, профессоры Александр Карабиненко сөйләде, дип яза РИА Новости.

Салкын көннәрдә сулыш органнары зыян күрергә мөмкин. Бу аеруча салкынга аеруча сизгер кешеләр өчен куркыныч, ди Карабиненко.

«Кайбер кешеләрнең салкын һава сулауга ук тамагы авырта башлый, ютәл килеп чыга. Ә температура минус 20-25 градус булганда, барлык кешеләр өчен дә салкында сулыш алу авырая», — дип билгеләп үтте ул.

Кыш көне әти-әниләрнең балаларны салкын тиюдән ничек саклавын искә төшерү урынлы.

«Тын юлларын салкыннан сакларга кирәк. Моның өчен шарф бәйләргә, яисә медицина битлеге кулланырга кирәк. Сулыш юлларына эләгә торган һаваның җылынуы мөһим. Шарф һәм битлек ярдәм итәчәк. Ә салкыннан өйгә кергәннән соң кайнар чәй яки кофе эчәргә кирәк», — дип киңәш итте Карабиненко.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар