Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салих Сәйдәшев яшәгән йортны ут төртеп яндырган булырга мөмкиннәр, дип шикләнәләр

news_top_970_100
Салих Сәйдәшев яшәгән йортны ут төртеп яндырган булырга мөмкиннәр, дип шикләнәләр

Казан үзәгендәге Волков урамында 2 катлы шәхси йорт янып беткән.

Бу йорт – архитектура һәйкәле. XX гасыр башында монда шагыйрь Велимир Хлебников (ул вакытта ул студент булган), ә 1920-1930 елларда композитор Салих Сәйдәшев, «Мәктәп» журналы мөхәррире Шиһаб Әхмәров яшәгән. Җирле халык, йортны ут төртеп яндырганнар, дип саный, чөнки йорт урнашкан җир бик кыйммәтле, дип яза «Маш иптәш» телеграм-каналы. Янгынның мәйданы 100 квадрат метр тәшкил иткән.

Янгында беркем дә зыян күрмәгән, коткаручыларга кара мәчегә генә ярдәм күрсәтергә туры килгән. Мәчене янгын эченнән тапканнар, ул аңсыз булган, хайванга кислородлы битлек биргәннәр.

Моннан тыш, янгын сүндерүчеләр тагын 2 песине алып чыккан. Аларны хуҗаларына тапшырганнар.

Бу хәбәргә түбәндәге фикерләрне язып калдыручылар бар:

«Бу урында яңа күпкатлы йорт калкыр дип көтәбез. Архитектура һәйкәле булган, һәм ул юк, төгәлрәге, янган. Кем гаепле икәне билгесез, җир буш торсынмени?»;

«Бу – тарихи бина, элек алар урамнар тулы иде. Алар барысы да юкка чыкты»;

«Коткаручылар – бигрәк олы йөрәкле кешеләр, рәхмәт аларга, хайванны калдырмаганнар».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100