Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салих Сәйдәшев музее директоры: «Татар музыкасы музеенда музыка яңгырарга тиеш»

Салих Сәйдәшев музее 2016 елдан ишекләрен япты, дип ике ел элек язган идем. Музейның нинди хәлдә икәнлеген барып карап та кайттым. Музейның киләчәге ул вакытта билгесез булса, хәзер исә чыбык очы күренә башлады бугай. Узган елдан башлап музейда кичәләр, концертлар уза башлады.

news_top_970_100
Салих Сәйдәшев музее директоры: «Татар музыкасы музеенда музыка яңгырарга тиеш»
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали, Салават Камалетдинов

Музейның ишекләре инде 8 ел ябык булуына борчылып йөрүчеләр юк түгел, шуларның берсе – мин фәкыйрегез. 2 ел элек музейның элекке директоры Эльвира ханым миңа барлык нечкәлекләр турында сөйләп, ремонтның ничек эшләнелгәнен күрсәткән иде. Әмма узган ел боз урыныннан кузгалды кебек: музейда яңа директор эшли башлады. Тора-бара анда лекцияләр, фатирниклар, концертлар уздырыла башлады. Сәйдәш музеена янәдән юл ачылды.

Шулай да, музей әле тулы куәткә эшләми. Ремонт кайчан төгәлләнер дә, музей кайчан ачылыр? Яңа музейда нинди яңалыклар булачак? Салих Сәйдәшев белән бәйле тагын нинди яңа фактлар ачылган? Болар турында тулырак Татарстан Милли музее филиалы – Салих Сәйдәшев музее директоры Айдар Әхмәдиев белән әңгәмә кордык.

«Балалар Салих Сәйдәшев турында берни белми, музыкасын да тыңлаганнары булмаган»

– Айдар, Салих Сәйдәшев музее директоры вазифасында эшләвеңә тиздән 1 ел була. Музейны җитәкләү әзерлекле булуны, бик күп китаплар укуны сорыйдыр... Эшкә кереп китү ничек булды?

– Татар музыкасы белән балачактан кызыксындым. Мәктәптә укыганда Татарстан Милли китапханәсенә барып, китаплар, ноталар эзләп, актарынып утырырга ярата идем. Өйрәнәсе әйберләр күп әле. Аллаһка шөкер, миңа әлегә барысы да җиңел бирелә, авырлыклар күрмим. Эшеңне яратып эшләсәң, Аллаһы Тәгалә юлларын ача.

Музейны җитәкләргә тәкъдим иткәч, югалып калдым, чөнки музейда эшләү тәҗрибәм юк иде. Мине 2-3 атна тирәсе «Татар китабы йорты» директоры Айдар Шәйхин күндереп йөрде. «Милләтне, музыканы сакларга кирәк, әйдә, безгә кил. Килмәсәң, милләткә хыянәт кылырсың. Булышырбыз, ярдәм итәрбез, музейда яшьләр эшләргә тиеш», – дигән сүзләре белән мине канатландырды. Татарстан Милли музее директоры Алиса Львовна да: «Борчылмагыз, беркем дә дөньяга галим булып тумый. Өйрәтербез», – диде. Аллаһка шөкер, бу эш миңа ошый.

– Шул вакыт аралыгында музейда төрле лекцияләр, фатирниклар оештырдыгыз. Музей эшчәнлеге турында сөйләп үт әле, яшьләрне ничек җәлеп итәсез?

– Музей лекция, концерт, фатирниклар уздыру белән яши. Әлегә без шулар белән чикләнеп торабыз. Узган елның ноябреннән башлап, Шәриф Камал музее белән берлектә, авылларга чыга башладык: Яшел Үзән, Лаеш, Актаныш районнарына бардык. Очрашуларда татар музыкасы тарихы, Салих Сәйдәшев турында сөйлибез. Моннан тыш, борынгы төрки уен кораллары турында концерт-лекция дә оештырганыбыз булды.

– Әле бөтен районнарга барып җитмәгәнсездер?

– Юк әле. Быел февральдән Айдар Шәйхин белән бу эшне дәвам иттеп, авылларга кайтырга уйлыйбыз. Ниятебез – һәр районга кайту.

Музей эшчәнлеге концертлар белән башланса, хәзер лекцияләргә күчтек. Дөресен әйтәм, халык концертлар карарга ярата, кеше күбрәк концертларга йөри. Ләкин лекцияләрне дата-фамилияләр белән башны катырып, формаль рәвештә үткәрмибез. Салих Сәйдәшев үрнәгендә, шәхес үсешенә басым ясыйбыз.

Үз заманында Салих Сәйдәшевның әтисе ягыннан туганнары аның музыка белән шөгыльләнүенә каршы торганнар. Аны сәүдәгәр булырга өндәгәннәр, әмма Салих Сәйдәшевның музыкант булуында аның җизнәсе – Шиһап Әхмәровның роле зур була. «Нинди дә булса теләгең, максатың бар икән, йөрәгеңне тыңла. Ихлас булсаң, эшең дә барачак, зур уңышларга да ирешә алачаксың», – дип, мәктәп укучыларына сөйлибез. Әлбәттә, бу – балалар өчен яңалык, чөнки алар Сәйдәшев турында берни белмиләр, аның музыкасын да тыңлаганнары булмаган.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Шулай ук, без татар музыкасы географиясе турында да сөйлибез. Мәсәлән, Актаныштан Австралиягә кадәр, Кытайдан Финляндиягә кадәр дип, чит илдәге татарлар турында кызыклы мәгълүмат тәкъдим итәбез. Айдар миңа балалар язган хатларны күрсәтте. Алар Финляндия татарларының «Башкарма», Австралия татары Зуля Камалова һ.б. репертуарына каверлар яздырган. Дөресен әйткәндә, бик сөендем! Димәк, лекция бушка узмаган, дигән сүз. Бер тема белән генә чикләнмибез. Татар музыкасының никадәр бай һәм күпкырлы булуын күрсәтәбез.

«Салих Сәйдәшев турында яшьләр аңлый торган позициядә кызыктырып сөйләргә тырышабыз»

– Салих Сәйдәшевны белмиләр, дидең. Димәк, яшь буын безнең композиторлар, аларның иҗаты белән таныш түгел?

– Ул аларның гаебе дә түгел. Ярый ла, 1990 елларда миллилек, милли хәрәкәт көчле иде. Хәзер балалар бик татарча да сөйләшми. Татар мәктәбе бу, дип киләсең бит инде... Мәсәлән, Актаныштан кала, башка районнарда миңа лекцияне русча сөйләргә туры килде. «Беләсезме, безнең авыл тирәсендә хәзер йортлар төзи башладылар, башка милләт кешеләре килеп төпләнде. Татарча да бик укытмыйбыз, балалар аңлап бетерми, әйдәгез, русчага күчик», – диләр.

Монда тел мәсьәләсе дә калкып чыга. Әлбәттә, балалар телне белмәгәч, алар Салих Сәйдәшевның да кем икәнен белми. Шуңа күрә без Салих Сәйдәшев турында да яшьләр аңлый торган позициядә кызыктырып сөйләргә тиеш.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Салих Сәйдәшев шәхесе үрнәгендә, дигәннән... Ул проблема минем гаиләдә дә бар иде. Мин музыка белән шөгыльләнергә теләдем. Ә миңа гел: «Ул музыка сиңа нигә кирәк? Аның белән акча эшләп булмый, ә хәзер бөтен кеше юрист, экономист, шул өлкәне сайла», – дип, башымны катыра иделәр. Музыка юлы белән китмәсәм дә, 20 елдан соң музыкага әйләнеп кайттым. Йөрәгем кушканны тыңлаган булсам, бәлки, тизрәк шул юлга килеп чыккан булыр идем.

14 яшьлек Салих Сәйдәшевның «сәүдәгәр булырсың» дип әйткән туганнарына: «Юк, мин музыка белән шөгыльләнәм», – дип җавап сүзен әйтергә күпме кыюлык кирәк булган! Беркадәр тәҗрибә җыеп, Уфа, Буада эшләп алганнан соң, 1920 еллар башында Казанга ул күпмедер дәрәҗәдә танылган кеше булып кайта. Татар дәүләт театрында эшли, укыта башлый. «Казанда чибәр, акыллы музыкант бар, шундый оста итеп уйный!» – дип, аннан дәресләр ала башлыйлар.

Бервакыт Салих Сәйдәшевның уйнавын Казан музыка училищесы профессоры Ксаверий Корбут ишетеп ала: «У вас нет школы, вам надо начинать всё сначала», – ди. Салих анда укый башлый һәм өр-яңадан фортепианода уйнау сәнгатен үзләштерә. Сәйдәш бу сүзләргә колак салмаска да мөмкин иде, күңелен төшермичә, аның сүзен тыңлый. «Карьера буенча китәсез икән, гел өйрәнегез, тәнкыйтьне дә кабул итегез, Салих абый Сәйдәшев гомер буе өйрәнгән», –- дип сөйлим яшьләргә.

Сәйдәш театрда эшләгән елларда бюджет белән проблема булса, музыкантларны эштән куганнар, оркестр саны кимегән. Газиз Әлмөхәммәдов истәлекләрендә Салих Сәйдәшевның сүзләрен китерә: «Театрда миңа эшләргә шартлар тудырмыйлар. Оркестр кечкенә. Идеяләремне тулаем тормышка ашыра алмыйм», – дип яза. 18 музыкант белән дә Салих абый нинди бай музыка тудырган, дип әйтә алабыз.

Балаларга шулай итеп сөйләү ошый. Үз тәҗрибәмнән чыгып та, үзем турында да өстәп сөйлим, чагыштырам. Тәҗрибә шуны күрсәтте: балалар белән элемтәне тудырып, уртак тел табып була. Алардан уңай кайтаваз килә башлады.

Яшьләргә мәйданчык бирү, алар белән бертигез дәрәҗәдә аралашуның уңай нәтиҗәсе булды. Чөнки яшь музыкантларга үз эшен күрсәтергә, репетицияләр үткәрергә мәйданчыклар юк. Без яшьләр белән куркынычсыз мохит киңлеген тудырырга телибез. Без һәрвакыт ачык, аларны кабул итәргә әзер.

Салих Сәйдәшев музее. М.Горький урамы, 13 йорт

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Музей рәсми төстә ачылгач, хезмәткәрләр саны артачак»

– Музейда үткән фатирникларга кемнәр, кайсы музыкантлар тартылды дип әйтә аласың?

– 20дән артык уен коралларында уйнаучы музыкант Айдар Абдрахимов безгә «сарафан радиосы» аша килеп эләкте. Аның шәхси музыка уен кораллары коллекциясе дә бар әле. Фатирникка килеп, танышып, бергәләп чәй эчүдән башланып китте. Шәриф Камал музеенда да чәй табыны янында музыкантлар белән таныштык, дуслаштык. Шуннан соң алар үзләре безгә килә башлады. Айдар Рәсимовичка рәхмәт, ул да бик күп ярдәм итте. Ягъни гел аралашып торырга, бер-береңә ярдәм итәргә кирәк.

Фото: © «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина

Шулай ук, Ильяс Фәрхуллин исемле курайчы, баянчы егетебез бар. Лекцияләрдә Айдар русча, Ильяс татарча сөйли, икесе дә уйнап күрсәтәләр. Концерттан соң балалар әлеге уен коралларын тотып, уйнап карыйлар. Балаларга бик ошый, егетләргә рәхмәт!

Яшь җырчыбыз Айсылу Нуруллина Салих Сәйдәшев, Рөстәм Яхин әсәрләрен башкара. Концертмейстер Аделина Гансвиндның да татар музыкасына мәхәббәте зур. Хәзер безгә Айдар Ниязов килә башлады, аның үзенең милли оркестры бар. 1920 еллардагы әсәрләрне табып, күчермәләрен эшләп, музыкантлар белән яңгыраталар. Аңа да мин рәхмәтле. Шулай итеп, яшьләр җыела башлады, Аллаһка шөкер.

Концерт-лекцияләргә тамашачыларны җыярга, чакырырга Татарстан Милли музее ярдәм итә, без элемтәдә торабыз. Музейның Телеграм-каналы, «ВКонтакте» төркемнәре бар, аларны Алсу Хафиз алып бара. Еш кына «Әйдә!» телеграм-каналы безнең чаралар турында мәгълүмат урнаштыра, Гөлназ Бәдретдингә рәхмәт. Татар дөньясы ул – тар, кечкенә. Бер-беребезне белеп бетердек инде.

– Музей хезмәткәрләре күпме?

– Бүгенге көндә без 3 кеше: мин, музейның өлкән фәнни хезмәткәре Раушания Җиһангирова һәм Алсу Хафиз. Музей ишекләрен рәсми төстә ачып җибәргәч, хезмәткәрләр саны артачак, Алла бирсә. Әлеге вакытта ябык рәвештә эшләгәч, безгә ул кадәрле кеше кирәк түгел. Хәзер без Татарстан Милли музее фәнни хезмәткәрләре, композитор Нәҗип Җиһанов музее белән тыгыз эшлибез. Концепцияләрне булдыру, экспонатларны эзләүдә, электрон базада эшләргә ярдәм итәләр.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Кулъязмаларны цифрлаштырабыз» – Салих Сәйдәшевның сакланып калган әсәрләре ачык кулланылышка кайчан чыгар?

– Сәйдәшев музееның элекке директоры Эльвира Шамилевна радиокомитетта композиторның кулъязмалары табылганлыгын әйткән иде. Алар белән нәрсә эшләдегез? Фондка тапшырылып, тузан җыеп, онытылып ятмастыр, дип ышанасы килә...

– Кулъязмаларның бер өлеше хәзер фондларда саклана. Калганы – безнең музейда. Музейдагы кулъязмалар «фильтр» аша үтмәгән әле. Радиокомитетка рәхмәт, чөнки кулъязмаларның күбесе радиокомитет китапханәсеннән алынды. Радиокомитет 2000 еллар башында таркалды, һәм, анда сакланган бик күп материаллар чүплеккә ташланган, дип сөйлиләр. Безнең хезмәткәрләр радиокомитетта эшләүчеләр белән элемтәгә кереп, эзләнеп, кулъязмаларны саклап кала алды.

Әлеге кулъязмалар Салих Сәйдәшев кулы белән яисә күчереп язучы кулы белән язылганмы – төгәл әйтә алмыйм. Чөнки Салих абый «киләчәк буыннарга әсәрләремне калдырам» дип, аларны тәртипкә салып, саклап бармаган. Ул бүгенге көн белән генә яшәгән. Бу – күп композиторларга хас әйбер. Кул астында нәрсә очрый – кәгазь кисәге, салфетка – шунда язып куя да, аннары кая язганын исенә төшерә алмый. Композитор тиз генә яза да һәм күчереп язучыларга тапшыра. Алга таба чиста итеп күчереп язып, музыкантларга тапшырырга тиеш булалар…

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

– Казанда ноталы җыентыклар 1950 елларда гына бастырылып чыга башлаган, дип беләм, ә аңа кадәр кулдан-кулга күчергәннәр.

– Бездә, мәсәлән, 1928-1929 елларда яңалифта язылган Василий Виноградов, Салих Сәйдәшев, Газиз Әлмөхәммәдовның кулъязмалары бар. Зур җыентыклар, әйе, бастырылмаганнар. Салих абыйның балалар өчен ноталы җыентыгы үзе исән вакытта 1950 елларда гына басылып чыга. Композитор Ренат Еникеевка рәхмәт, ул үз заманында Салих Сәйдәшевның архивын актарып, барлап, туплап, редакция ясап, Салих абыйның әсәрләреннән торган 3 томлык җыентыгын чыгарган иде.

Бездә сакланган ноталарның күпчелеге Салих Сәйдәшевның кулы белән язылмаган, дип әйтергә була.

– Әмма Салих Сәйдәшевныкы икәнлеге билгелеме?

– Әйе, чөнки кулъязмаларда әсәрнең, авторның исеме язылган. Мәсәлән: «Салих Сәйдәшев «Ил» драмасыннан увертюра». Датасы да тора. Ләкин ул – бернинди төзәтүләрсез күчереп язылган кулъязма. Сүз уңаеннан, бездә сакланган бу увертюра Ренат Еникеев чыгарган өчтомлыкта юк.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Без әле кулъязмаларны фондларга тапшырмадык, ләкин тапшырырга кирәк, чөнки безнең музейда хәзерге вакытта документларны саклау шартлары юк. Әйтик, фәнни хезмәткәрләр бүлмәсендә эссе, анда батареялар эшли, чәйнек канатабыз, шуннан дымлылык үзгәрә. Барысы да саклау шартларына тәэсир итә. Кулъязмаларны саклау стандартлары бар, һава температурасы 18-20 градус җылы булырга, дымлылык 50 проценттан артмаска тиеш. Аларны кояш нурлары, ут астында озак сакларга ярамый. Шуңа күрә алар караңгыда сакланса, яхшырак. Музей экспонатына да ял кирәк, ул гел витринада саклана алмый.

Хәзерге вакытта Раушания Җиһангирова белән кулъязмаларны цифрлаштырабыз. JPG, PDF форматларында саклыйбыз. Күпчелеген ясап бетердек. Эшне бетергәч, кулъязмаларны архивларга тапшырачакбыз.

Әле эшләнәсе эшләр күп, ул Салих Сәйдәшев белән генә бәйле түгел, гомумән, татар музыкасына бәйле. Узган атнада «Эшче» операсы турында лекция үткәрдем, моңа кадәр фондларга барып, Газиз Әлмөхәммәдов, Василий Виноградов архивлары белән таныштым. Цифрлаштырасы материаллар да бар әле. Партитура, клавирлар буталып ята, чөнки музей өлкәсендә эшләүче музыка белгечләре санаулы гына. Музейчылар партитурада нәрсә язылган – шуны гына куялар. Күп очракта өзекләр генә дә очрый. Шул ук, мәсәлән, «Бишбүләк» әсәренең өзеге генә бар. Башы, ахыры юк. Партитура булган очракта да, аны карап, тикшереп чыгу мөһим. Кайчак ялгышып язган очраклар да юк түгел. Ачыклый торгач, чынбарлыкта, башка әсәр булып чыга.

Кулъязмалар белән эшләү – бик четерекле мәсьәлә. Аның өчен вакыт, бик күп белгечләрнең булуы кирәк. Без, әкренләп, шушы юл буенча барабыз. Цифрлаштырып, сканнарын чыгарып, карточкалар тутырып, базаларга урнаштырачакбыз. Кирәк вакытта экспозициягә кертергә теләсәк, куллана алачакбыз. Бездә кулъязмаларның электрон күчермәсе булса, аны өйрәнеп, киләчәктә детальләрен ачыклап бетереп булачак.

– Цифрлаштырылган кулъязмалар ачык кулланылышта булачакмы?

– Әйе, киләчәктә бу эшне башкарып чыгарга ният бар. Салих Сәйдәшевның вафатыннан соң 70 ел узгач (2025 елда – авт.), аның әсәрләре шәхси милектән иҗтимагый милеккә күчкәч, кулъязмаларны ачык кулланылышка куячакбыз, Алла бирсә. Күптән түгел Төркиядән Салих Сәйдәшевның ноталарын сорап мөрәҗәгать иттеләр. Милләттәшләребезнең Салих абыйның әсәрләрен табып, өйрәнергә, башкарырга хакы бар, дип саныйм.

Музейда Салих Сәйдәшевның шәхси әйберләре ни өчен күп түгел?

– Салих Сәйдәшевның архивы турында өлешчә әйтеп уздың. Шәхси әйберләре турында да сөйләсәң иде.

– Аның шәхси әйберләре дә күп сакланмаган. Салих абый музей бинасында – тулай торакта яшәгән. Кеше вафат була, икенче көнне башка кеше синең бүлмәңә килеп керә. Кайбер әйберләр ташлана. Икенчедән, Салих абыйның 3 гаиләсе булган. Һәркайсының аның әйберләрен алып калырга хакы бар. Тора-бара, ул әйберләр югалырга мөмкин. Аның әсәрләрен җыеп, теркәп, саклап баручы булмаган.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Шәхси әйберләренә килгәндә, бездә өченче хатыны Асия Казакова бүләк иткән фортепианосы, үзе ясаган дирижер таякчыгы бар. «Совет Армиясе маршы»н язган өчен, Совет гаскәр башлыгы, дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе Климент Ворошилов Салих Сәйдәшевка алтын сәгать бүләк иткән булган. Бездә хәтта шушы сәгать тә юк, аның капкачы гына саклана. Фотографияләре сакланган, аларның күчермәләре безнең музейда бар.

Ноталарга килгәндә, әйткәнемчә, фондларда яткан кулъязмаларны яңадан карап чыгасы бар. Шунысы да бар: кайбер ноталар Камал театрында, каберләре дәүләт архивында, ә кайберләре опера театры архивында саклана. Узган елны без Камал театры оркестрының баш дирижеры Данияр Соколов белән дуслаштык. Ул бездә сакланган «Зәңгәр шәл» партитурасын карады, үзләрендә сакланганын күрсәтте. Аермалар бар. Бездәге варианты Салих абыйның үз кулы белән түгел, күчереп язучы тарафыннан язылган. Хәтта номерларның, җырларның исемнәре дә русча язылган. Партитураларның тагын әллә ничә варианты бар.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бу – нәрсә белән аңлатыламы? Татар театрында бюджет белән проблемалар булса, оркестрда уйнаучы музыкантларны эштән кыскартканнар. Ул вакытта ел саен музыкантлар белән контракт төзелгән. Шуңа күрә оркестр составы гел үзгәреп торган. Шул шартларга яраклаштырып, Салих Сәйдәшев яңадан партитура язган, дип уйлыйм. Бу – нормаль хәл, ул бүген дә шулай. Композиторлар хәзер дә үзләренең әсәрләрен берничә вариантта ясый.

Партитурада, гадәттә, барлык уен коралларының партияләре языла. Шул ук вакытта җырчыларның партиясе дә була. Бездә сакланган «Зәңгәр шәл» партитурасында җырчыларның партиясе булса да, җырның сүзләрен язып тормаганнар. Кайвакыт вокаль партияләрне бөтенләй язмаганнар, күрәсең, җырчылар болай да белә дип, төшереп калдырганнардыр...

«Ак бүлмә урынына Салих Сәйдәшевның бүлмәсе торгызылачак» – ремонттан соң тагын нинди яңалыклар көтәргә?

– Музейда ремонт турында сорамый кала алмыйм. Ул хәзер нинди стадиядә? «Ремонт әлегә 80 процентка төгәлләнгән», дигән иде 2 ел элек элекке музей директоры. Тагын нәрсәләр эшлисе калды? Хәзерге вакытта бинаның торышы нинди хәлдә?

– Техник мәсьәләләрне хәл итеп бетерәсе бар. Музейда һава торышына игътибар ителә. Температура, дымлылык режимы һ.б. Музейның икенче катында батареялар күп, һәм алар бүлмәләрне бик каты җылыта, һаваны корыта. Аларны кисеп атып та булмый, ничектер капларга кирәк. Киләчәктә экспонатларга зыян килмәсен өчен, инженерлар белән бу мәсьәләдән чыгу юлын таптык. Диварларның, идәннең төсен үзгәртәсе бар. Косметик ремонт ясалачак.

Салих Сәйдәшев музееның бер бүлмәсе

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бинага ремонт ясадың да, аны ачтың түгел. Карап торышка барысы да җиңел кебек. Хәзер барысын да эшләп куярбыз кебек иде. Экспозициянең логикасы нинди булачак? Экспонатлар кайда, нинди тәртиптә урнашачак? Ничек төзеләчәк? Витриналар сыямы? Шушы һәм башка нечкәлекләрне өйрәнә башлагач, очы-кырые юк икәнлеге аңлашылды. Бик күп техник мәсьәләләр, логистика мәсьәләсе бар, ут куелышы, кешеләр ничек керәләр, кайдан борылалар һ.б.

Салих Сәйдәшев музееның икенче каты

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

– Ак бүлмә булачакмы?

– Бик күп кеше бу турыда сорый. Ул булмаячак. Чынлыкта, Салих Сәйдәшевның андый бүлмәсе булмаган. Ак бүлмәне театраль рәссамнар тудырган, алар аны сәнгати яктан эшләгән булган. «Килгән кеше ак бүлмәне карап, фантазиясен эшкә җигеп, үзенчә күзаллый ала», – дигәннәрдер. Без ул концепциядән киттек. Әмма ул ак бүлмәнең бер өлеше калачак. Салих Сәйдәшевның мемориаль бүлмәсенә керсәң, уң һәм сул якта ак тасмалар торачак.

Бездә Салих абыйның бүлмәсенең фотолары бар, шуңа карап, экспонатларны нәкъ фотодагыча калдырачакбыз. Ягъни аның бүлмәсен торгызачакбыз. Фотоларга таянып, 1930-1950 еллардагы мохитне тудырырга тырышырбыз.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Витриналарны алып килделәр, монтажлау эшләре төгәлләнде, кайбер детальләрне җиренә җиткереп эшләп бетерәсе калды. Техник җиһазлар да бар. Дымлылык режимын, яктылык (ут) мәсьәләсен җайга саласы бар. Шул ук вакытта музейны заманча да ясыйсы килә.

Әйдәгез болай, тегеләй итик, дип бәхәсләшәбез, уйлыйбыз. Мөмкин булса, рәхәтләнеп, барлык мәгълүматны кертер идек, чөнки татар музыкасы шулкадәр бай! Салих абый – популяр музыкага да күпмедер дәрәҗәдә нигез салучы, чөнки аның җырлары аңлаешлы, халык арасында бик тиз таралган. Шул ук вакытта ул – академик музыкага да нигез салучы. Концепциясен төрлечә эшләп карыйбыз, Татарстан Милли музее хезмәткәрләренә рәхмәт, бу эшне үзебез генә ерып чыга алмас идек. Концепцияне эшләдек, хәзерге вакытта без мәдәният министрлыгыннан җавап көтәбез.

Салих Сәйдәшев музееның икенче катыннан төшә торган баскыч

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

– Ремонт быел төгәлләнер, дип фараз ясап буламы?

– Ул, бәлки, быел да төгәлләнер... Акча бүлеп бирелсә, ремонт озакка сузылмаячак. Ә менә экспозициядә детальләр бик күп. Мәсәлән, бер бүлмә татар операсына багышланган. Хәтта шул бер бүлмәне әзерләү өчен дә шулкадәр күп тырышырга кирәк. Базадан эзләдең дә таптың һәм витринага куйдың, дип уйлый идем мин элек. Әмма ул экспонатның торышы нинди, аңа реставрация кирәкме, аны ничек тәкъдим итәргә, кешегә кызыклы булырмы, мультимедияне ничек кулланырга һ.б. мәсьәләләр дә бар бит әле.

Фондта сакланган әйберләр белән генә кешене җәлеп итеп булмый. Татар музыкасы музее булгач, димәк, музыка яңгырарга тиеш. Техник җиһазларны кая куярга, ничек көйләргә... Зәвыклы һәм шул ук вакытта заманча булсын. Бу нечкәлекләрне быел хәл итеп бетерә алырбыз, дип өметләнәм. Менә шул-шул вакытта ремонт бетә, дип ышандырып әйтә алмыйм, иң мөһиме – эш бара, Аллаһка шөкер.

«Татар музыкасы турында сөйләсәк тә, Салих Сәйдәшев иҗатына басым ясаячакбыз»

– Тагын бер борчыган мәсьәлә: музейда бары тик бер генә бүлмә Салих Сәйдәшевка багышланачак, ә калган бүлмәләр татар музыкасы тарихы турында булачак, дип ишеттем. Дөресме бу?

– Киләсе елда Салих Сәйдәшевның 125 еллыгы була. Бер бүлмә белән генә чикләнеп калабызмы, диючеләр булды. Татар музыкасы тарихы турында сөйләсәк тә, без аны Салих абый иҗаты контекстында сөйләячәкбез. Шәриф Камал музеенда мемориаль бүлмә бар, калган бүлмәләрдәге экспозициядә татар китабы тарихы турында сөйләнә. Әмма ул бит Шәриф Камал иҗаты турында сөйләргә, аның турында фәнни хезмәтләр бастырырга, лекцияләр укырга бер дә комачау итми. Без дә Шәриф Камал музее адымнары аша барырга телибез.

Музей Салих Сәйдәшевның тууыннан алып (1900 ел) ХХ гасыр ахырына кадәрге чорны үз эченә алачак. Соңгы залда Салих Сәйдәшевның нәтиҗәләрен, аның жанрларга нигез салганын күрәбез. ХХ гасыр ахырында музыкада бик күп юнәлеш бар, аның чыганагы – Салих Сәйдәшев, дип аңлатачакбыз.

Салих Сәйдәшев белән бәйле барлык экспонатка урын җитәчәк. Сәйдәш яшәгән урын – театрның тулай торагы булып саналган. Шуңа күрә музейның икенче катында биредә яшәгән кешеләрнең фотосурәтләре дә урын алачак.

Татарстанның Мәдәният министрлыгы йөкләмәсе буенча, без хәзер яңа экспозициянең концепциясен әзерләдек. Аның эчтәлеген уйлап бетердек, дип әйтергә була. Киләчәктә Салих Сәйдәшев музее Татар музыкасы музее булырга тиеш, дигән йөкләмә булды. Ләкин без татар музыкасы турында сөйләсәк тә, Салих Сәйдәшев иҗатына басым ясаячакбыз. Музейга керүгә Салих Сәйдәшевның рухын, мохитен тоеп булачак. Җырларда, романсларда Салих Сәйдәшев салган кануннар, стилистика хәзер дә сакланып килә. Сәйдәшев иҗаты аша буыннар бәйләнеше турында сөйләнеләчәк.

– Музейны Кәрим Тинчурин театры белән бәйләп торган коридор бар. Коридордан кешеләр йөри алачакмы?

– Әле ул турыда уйлап бетермәдек. Театр белән элемтәгә керсәк, бәлки, киләчәктә театрга килгән тамашачылар безнең музейга экскурсиягә кереп чыга алыр... Күз күрер әле.

«Салих абыйның туганнары белән дустанә элемтәдә торабыз»

– Салих Сәйдәшевның нәсел дәвамчылары – туганнары белән элемтә бармы? Алар музейга ремонт ясалган вакытта килеп карадымы?

– Салих Сәйдәшевның апасы Әминә Сәйдәшеваның ире – җизнәсе Шиһап Әхмәровның оныгы Рөстәм абый Әхмәров белән элемтәдә торабыз, аның берничә тапкыр килеп киткәне булды. Шулай ук, Салих Сәйдәшевның оныгы Камил Сәйдәшевның хатыны Иза ханым Сәйдәшева белән дә тыгыз элемтәдә без. Узган ел 16 декабрьдә Салих Сәйдәшевның һәйкәленә чәчәкләр салу һәм каберен зыярәт кылу булды. Шунда да алар белән күрешкән идек. Аллаһка шөкер, Салих абыйның туганнары белән дустанә элемтәдә торабыз.

Салих Сәйдәшевның туганнары белән

Фото: Салих Сәйдәшев музее телеграм-каналы

– Бер мисал: Нәҗип Җиһанов музее мөдире Алексей Егоров – аның турыдан-туры дәвамчысы, оныгы. Бер карасаң, оныгы булгач, ул бабасының экспонатлары турында шулкадәр тулы итеп, аңлатып сөйли ала. Ниндидер өстәмә материаллар белергә мөмкин. Бары тик музей эшчәнлеге, бабасының иҗатын популярлаштыру һ.б. шөгыльләнә ала. Кызганыч, Салих Сәйдәшевның шундый дәвамчысы юк. Килешәсеңме?

– Әйе. Миндә дә шундый үкенеч бар.

Бөек шәхесләребезнең нәсел дәвамчылары татар теленнән, татар мәдәниятеннән аерылып калганнар. Күбесе татар телен белми. Сүз татар композиторлары, татар язучылары, шагыйрьләре, җырчыларының нәсел дәвамчылары турында бара. Ирония бит бу! Белмим, нишләп шулайдыр ул... Гади татар кешесе түгел, ә аларның әби-бабалары татар мәдәниятенә нигез салучылар, милли мәдәниятнең «йолдыз»лары! Татар телендә язган, иҗат иткән, татар халкына хезмәт иткән. Тик балалары, оныклары татарча белми, кызганыч…

Салих Сәйдәшевның Яңа татар бистәсе зиратындагы кабере

Фото: Салих Сәйдәшев музее телеграм каналы

Фото: © Салават Камалетдинов

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100