Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сәлимә (Булган хәл)

news_top_970_100
Сәлимә (Булган хәл)
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фәрхан

Бу вакыйгаларга күп еллар үтсә дә, үкенечле язмышлы авылдашларым Сабир абый белән Мәймүнә апаның язмышы гел исемдә тора. Авылдашлар арасында алар үрнәк гаилә иде. Йортлары җыйнак, абзар тулы мал-туар. Өй янында ике тәрәзәле кечкенә келәт тора. Анда иген һәм хуҗалык кирәк-яраклары саклана иде. Ишек янында гына сөт сепараты тора. Ул чорларда сепарат сирәк гаиләләрдә генә бар иде.

Сабир ага колхоз тимерчелегендә эшләде. Аның кулыннан килмәгән бер эш тә булмагандыр. Бидрә тишелсә дә, самавырга ремонт кирәк булса да, авыл халкы аңа бара иде. Авылдагы бердәнбер йон тазарту машинасын көйләүче дә ул иде. Оста балыкчы булуы белән беррәттән булдыклы сунарчы да иде.

Мине дә әти, мылтык тоттырып, Сабир агага ияртеп җибәргәли иде. Бервакыт шулай, мылтыгымны тотып, Сабир абыйларга киттем. Ул Мәймүнә апа белән чәй эчеп утыра.

Заманына күрә өстәл өстендә нинди генә сыйлар юк: май-каймактан тыш, аертылган һәм кәрәзле бал да өстәлгә кунаклаган иде. Зур табада – алсуланып пешкән коймаклар. Алардан күреп, минем дә коймакларны майга манып, тәмле итеп ашыйсым килде. Тик мин, яңа гына ашап чыктым дип, өстәл артына утырмадым.

Сабир ага ике көпшәле мылтыгын алды да, кырга киттек. Борчак басуына җиткәч, ул:

Гали, караңгы төште, җирдәге үрдәкләргә түгел, һавада очканнарга ат! – дип өйрәтте мине. Җиргә ятып, басуга таба борчак ашарга дип төркем-төркем очкан үрдәкләргә атабыз, аннары тагын үрдәк төркемен көтеп ятабыз. Төн уртасында аткан үрдәкләребезне күтәреп кайтып киттек. Өйгә кайткач, әнием: «Миңа эш алып кайттың», – дип, сөйләнә-сөйләнә, җиңнәрен сызганып, үрдәк йолкырга тотынды.

Бердәнбер көнне әти белән әнинең шыпырт кына сөйләшкән тавышына уянып киттем.

Мәймүнә кыз бала тапкан, – диде әни.

Хатын-кызга ышаныч юк инде, – диде әти, кеткелдәп көлеп.

Вакыт үтә торды, Мәймүнә апаның бәбие сары бөдрә чәчле, көлеп торган күзле, шалкан кебек матур кызчыкка әверелде. Урамда кечкенә Сәлимәне сөйми үтүчеләр бик сирәк булгандыр. Бигрәк тә Мәймүнә апага сепарат аертырга килгән апалар аны чиратлашып сөяләр иде. Мәймүнә апа оста тегүче иде, кызына матур күлмәк һәм башлыклар тегеп кидерә.

Сабир ага исә, Сәлимә тугач, кешеләр белән сирәк аралаша башлады, үз эченә көннән-көн ныграк бикләнде. Ничә карама, ул үзенең тимер-томырлары белән булыша иде. Мәймүнә апа белән Сабир абый еш тиргәшә башладылар. Сабир абый эчеп алды исә:

Мин синең белән тормыйм, син – Кави сөяркәсе, баланы аңардан таптың, – дип, гел генә хатынын битәрләде. Сабир аганың зур гәүдәле Кави белән якалашырга көченнән килерлек түгел иде.

Сабир абый хәмер эчү белән мавыга башлады. Һәр көн эчеп, гауга чыгарды. Ызгыш туа башласа, Мәймүнә апа, кызын кочаклап, бертуган энесе Закирларга китә иде. Беркөнне чираттагы ызгыштан соң, баланы суыкта тышта йөртмим дип, өйдә калдырып, ишеккә тышкы яктан йозак салып чыгып китте. Юл буена үкенечле тормышына газапланып елап барды.

Закирларга килеп кергәч: «Энем, хәзер миңа ничек яшәргә?» – дип түгелеп елады. Энесе, бала үскәч йомшарыр әле, Мәймүнә, дип, аны язмышына күнәргә үгетләде. «Әнә беркөн клубта балалар чыгышында Сәлимә биегәндә, Сабир җизни дә кул чабып утырды», – дип тынычландырырга тырышты апасын.

Мәймүнә апа, күңелсез уйларының очына чыга алмыйча, йоклый алмый газаплана. Әйе, шул Кави авылга кайткач, алар арасында мәхәббәт дөрләп кабынды да китте шул. Сабирга караганда Кави мәһабәт гәүдәле, үзе бик тә сөйкемле. Шунда ук үзенә гашыйк иттерде ул яшь хатынны...

Мәймүнә апа чак таң аттырып, өенә кайтып, йозакны ачып керүгә:

Инәй, өшедем! – дигән тавышны ишеткәч, аяк астында җир убылган төсле булды.

Балам! – дип, шашынып елап, күтәреп алды кызын. Бер кат күлмәк кигән баланың шәрә аяклары боз булып каткан иде. Эчке ишек бикле. Мәймүнә, үзен-үзе белештермичә, бар көче белән ишекне төйде. Бераздан яртылаш исерек Сабир ишекне ачты. Ул ни кылуын аңларга да теләмәде. Бары тик: «Сезгә шул кирәк!» – дип, янә үзенең җылы түшәгенә ауды.

Мәймүнә ишекне бикләп чыгып китү белән, исерек Сабир ага кызчыкны өйдән куып чыгарган да ишекне эчтән бикләп куйган икән. Сәлимә салкын өйалдында төн чыккан. Әнисе кызын табибларга да күрсәтергә өлгермәде – бала җан бирде. Сәлимәне соңгы юлга озатканда, бөтен авыл халкы елады. «Бу явызлыгы өчен Сабирны судка бирергә кирәк», – диючеләр күп булды.

Бу фаҗигадән соң алар аерылыштылар. Мәймүнә апа сулды, үз эченә бикләнде. Кипкән иреннәре белән: «Әй Ходаем, тизрәк Сәлимәм янына алчы!» – дигән сүзләрне генә кабатлый иде.

Гарәф Әхмәров

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 11 февраль 2024
    Исемсез
    Жунсэз ана, ни йореге бэлен тонлэ йоклап ятты икэн
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100