Шәле халкы хәзрәткә нинди изге эшләре өчен йорт салып биргән?
2009 елда Шәле авылында Йолдыз абый Гайнетдинов «Гайнетдин» мәдрәсәсе сала. Дини уку йорты Равил Гайнетдинов исемен йөртә.
Питрәч районы Шәле авылы — Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдинның туган авылы. Мәдрәсә ачылгач, дини белем алырга теләүче авылдашлар өчен зур мөмкинлекләр барлыкка килә. Өч еллык уку йортын 200гә якын укучы тәмамлап чыга, ә авыл балалары дини-әхлакый тәрбия алып үсә.
Хәтерлим, биш яшьтә мин беренче тапкыр мәдрәсәгә килеп кердем. Кыш. Абый мине чаңгы белән уку йорты ишегенә кадәр озатты. Мәдрәсәгә яңа бала килүен күргәч, остазлар сөенә, укучылар үз рәтләренә алып, танышырга ашыга. Мөслимә апаның каршы алуы әле дә күз алдымда. Ул мине укырга өйрәтте. Ул миңа бәяләп булмый торган күләмдәге белемнәр бирде. Менә шул хатирәләрем белән мин сигез ел белем алган мәдрәсәгә барырга уйладым.
«Гайнетдин» мәдрәсәсе җитәкчесе Мәрьямбикә апа Садыйкова белән сөйләшә башладык. «Бу мәдрәсәне ачканчы, Йолдыз Гайнетдинов мине чакырып алды. Аның әти-әнисенең төп йорты инде бу. Җирне саткан булганнар, ләкин аны кире кайтарып, монда мәдрәсә салырга уйлаган ул. Чакырган көнне үк Йолдыз миңа зур планнары турында сөйләп китте. Үзем «Мөхәммәдия”дә икенче курста укый идем. Авылыбызда мәдрәсә ачылачагын ишеткәч, алда безне зур, ләкин бик өметле эш көтәчәген аңладым», — дип сөйләде Мәрьямбикә апа.
Шәледә «Гайнетдин» мәдрәсәсе ачылу, чыннан да, зур вакыйга була. Равил хәзрәт Гайнетдин анда үзе дә катнаша. Россия Мөфтиләр шурасы рәисе мәдрәсәгә Аллаһның 99 исеме тасвирланган картина бүләк итә. Күп кунаклар җыела. Ә инде мәдрәсә җитәкчесе итеп кемне куярга дигән сорау тугач, Йолдыз абый Мәрьямбикә апаны тәкъдим итә. Остаз үзе күп еллар дәверендә балалар белән эш итә, аларга мәктәптә рус теле һәм әдәбияты фәннәреннән белем бирә.
Хәзрәтне җибәрмиләр...
«Мәдрәсәдә беренче көннәрдән үк дүрт укытучы идек: Мөслимә, Гөлфия, Наилә апаларың, мин. Һәрберебез аерым тема, аерым фән алып бардык. Мөслимә гарәп хәрефләрен өйрәтә иде, шулай ук аның өстендә хәдисләр булды. Миндә тәҗвид, Коръән уку, Гөлфия апаңда фикһ, Наилә апаңда акыда иде. Хәзер Ләйлә, Хәтирә, Наҗия, Рәзинә килеп, безгә булышалар. Мәдрәсәне чиста тотуда, балаларга тәмле һәм кайнар ризык әзерләүдә алар зур өлеш кертә. Балаларга дәресләрне атнага бер тапкыр ял көннәрендә бирәбез», — дип дәвам итте Мәрьямбикә апай.
Балаларны ишетә белү, аларның теләкләрен чынга ашыру — мәдрәсә укытучыларының төп максатларының берсе. Шулай дәресләрдән тыш экскурсияләргә бару — дини уку йортының традициясенә кереп китә. Бер елны пароход белән Түбән Новгородка баралар. Мәчеткә яңа имам – Тимур хәзрәт Латыйпов килгәч, ул мәдрәсә балаларын Казанга экскурсияләргә йөртә башлый. Болгарда, күрше районнарда, Казан мәчетләрендә булалар. «Гайнетдин» мәдрәсәсе укучылары күп кенә конкурсларда катнашалар…
«Һәр елны без балалар белән ярышларга йөрдек. 2009 елдан башлап, „Изге Коръән“ ярышында катнаша башладык, „Гаилә“ мәчетенә бармый калмадык. Татарстанда оештырылган дини ярышларда безне көтеп кенә торалар иде», — дип искә ала остазлар.
Соңгы елларда дини уку йортына йөрүчеләр саны арта. Һәр дәрестә 25тән ким укучы булмый. Әлбәттә, балалар белән эшләү ысуллары үзгәрешсез калмый. Шәле балалары белән уртак тел табуда Тимур хәзрәт Латыйпов зур роль уйнады.
Тимур хәзрәт Казаннан 400 чакрым ераклыктагы Әгерҗе районыннан Шәле авылында имам-хатыйб булып кайта. Мәчетләрдә дә куна, кеше өендә дә тора, беренче көннәрдә аңа хәтта йокларга да урын булмый. Соңыннан мәдрәсәгә йөри, мәчеттә укый торган абый-апалар җыелышып, хәзрәткә мәчет янында өй салырга ниятлиләр. Һәр урамга аерым бер кеше билгеләп, акча җыела. Авыл халкы зур эш эшли.
Хәзрәт авыл кешесенең ихтирамын яулый. Аны бүтән җиргә җибәрәселәр иде - китми, Шәле халкы да җибәрергә теләми.
«Хәзерге балаларга физик контакт җитми»
Тимур хәзрәт Латыйпов та балалар белән эшләве турында сөйләде.
Бүген балалар белән эш иткәндә шуңа игътибар итәм: мәктәп программасы артык катлаулы сыман. Атнага ике тапкыр 2-3 сәгать укытабыз. Тик мәдрәсәгә килдең дә киттең генә түгел. Материалны үзләштереп барырга, сүрәләр, догалар ятларга кирәк. Мәктәптән биргән өй эшләре күп булганга, без укучыларның йөкләмәсен бик арттырмаска тырышабыз, шуңа күрә басымны күбрәк аралашуга ясыйбыз. Алар смартфоннар белән генә эшләргә ияләнгәннәр, физик контакт җитми дип әйтә алам. Балалар бер бүлмәдә утырып, телефон аша язышырга мөмкиннәр.
Моның белән көрәшү өчен без мәдрәсә программасына түгәрәкләр кертергә булдык. Алар безгә балалар белән уртак тел табарга, атнага икенче тапкыр очрашырга мөмкинлек бирә.
Кызлар тегү түгәрәгенә йөриләр. Аларны атнага бер тапкыр Ландыш Җәләлиева мәчеткә чакырып ала. Анда сумкалар, яулыклар, китапларга закладкалар тегәләр. Балаларга бу эш шулкадәр ошап китте, хәтта малайлар да килә башладылар.
Икенчесе — электроника түгәрәге. Атнага бер тапкыр ахшам белән ястү арасында Питрәч районыннан безгә Вильдан абый килә. Аллаһ ризалыгы өчен эшли, акчасын алмый. Балар белән шулай ук ике сәгать шөгыльләнә.
Өченчесе — кулинария түгәрәге. Атнага шулай ук ике тапкыр була. Балалар белән җиңел генә уен формасында ризык әзерлибез. Аларга бик ошый, үзләре дә ашыйлар, әти-әниләренә дә алып кайталар. Бу өч түгәрәк безгә балалар белән аралашырга, аларны дөрес юлга бастырып, күп яңа нәрсәгә өйрәтергә мөмкинлек бирә.
Бүген икенче проблема — укыту программасы. Хәзер балаларга гыйлемне искечә биреп булмый. Безнең максат — мәдрәсәнең классик программасын кызыграк формада бирү. Балаларга хәзер тыңлау гына кызык түгел, алар мәгълүматны мультимедияле форматта алырга ияләшкән. Матур, кызыклы сурәте дә, музыкасы да булсын. Классик форматта да бирәбез белемне, өстәмә мультфильмнар да күрсәтәбез.
Беренче елларны укыту, әлбәттә, авыр булды. Беренчедән, тәҗрибә юк иде, икенчедән, балалар белән эш итү программасы булмады. Шуңа күрә эшләп карау – ялгышу методы белән эш алып барырга туры килде. Заман үзгәрә, балалар белән бел дулкында булырга кирәк. Ун ел элек булган уеннар хәзер актуальлеген югалтты. Үзем читтән килгән кеше булгач, беркемне дә белми идем, авыл халкы белән, балалар белән танышырга туры килде, – диде Тимур хәзрәт.
«Гарәпчә укыйбыз, язабыз, конкурсларда катнашабыз...»
«Гайнетдин» мәдрәсәсендә укучы балалар белән дә аралашып алдым.
Камилә, 13 яшь:
— Мин мәдрәсәгә 2020 елда йөри башладым. Бу вакыт эчендә гарәп алфавитын өйрәндем, хәзер укый-яза беләм. Мәдрәсәгә барырга дип якшәмбе көнен көтеп кенә торабыз. Укудан тыш шулай ук уеннар уйнаталар, ярышлар үткәрәләр. Күптән түгел чаңгы ярышы узды, кызлар арасында мин анда беренче урын алдым. Миңа барысы да бик ошый, алга таба да шулай йөрергә телим, каникул вакытларында уза торган лагерьларны да калдырмаска тырышам.
Даша, 10 яшь:
— Без гаилә белән 2 ай элек Коми республикасыннан Шәле авылына күчеп килдек. Мәдрәсәгә әле өченче тапкыр гына килүем, ләкин мин үземә күп яңалыклар ачтым. Беренче көнне минем белән аерым утырдылар, белемем дәрәҗәсен белгәч, икенче сыйныфка күчерделәр. Алдан бүтән мәдрәсәгә йөрдем, шулай ук укытучылар белән онлайн әзерләндем. Ошамады дип әйтмим, ләкин монда мин үземне күбрәк ача алам сыман. Алга таба да шулай йөрергә телим, укытучылар миңа бик ошый. Яшьтәшләргә мин күбрәк Коръән укырга киңәш итәм. Хобби буларак та гарәп телен өйрәнү, Коръән уку бик кызыклы.
Камил, 11 яшь:
2019 елда мәдрәсәгә йөри башладым. Без монда укыйбыз, язабыз, конкурсларда катнашабыз. Мәчеттә балалар почмагы да бар. Анда Тимур хәзрәт төрле түгәрәкләр алып бара. Дәресләрдә соң без электроника, кулинария түгәрәкләренә калабыз. Француз сендвичлары, капкейклар пешердек. Электроника түгәрәгендә светодиод лампа ясадым. Батареяларны тоташтыргач, ул яна башлый.
«Гайнетдин» мәдрәсәсе 13 ел дәвамында эшләп килә. Күпме кеше белем алды, ә күпме тагын алачак... Иң мөһиме — бу эш белән янып торучылар бар. Ә бу безгә, Шәле халкына, Аллаһы Тәгаләдән бирелгән иң зур бүләкләренең берседер.