"Салаватның үзеннән дә уздырган" егетнең җыры Инстаграмда популярлык казанды
"Салаватның үзеннән дә уздырган" егетнең җыры Инстаграмда популярлык казанды

Салават Фәтхетдинов, укучысы җырлаганын төшереп, Инстаграмга элгән.
"Бу җырчы Салаватның үзеннән дә уздыра", -дип мактаганнар егетне.
"Нинди матур итеп җырлый, сәхнәдә шырдый-бырдый, кая китәләр соң алар?" - дип гаҗәпләнгән бер укучы.
"Зур сәхнәгә чыгар өчен акча күп кирәк". "Шырдый-бырдыйларның үз фанатлары бар. Алар аны мактый, күкләргә чөя. Син чибәр, син булган, уңган. Берәрсе кырын сүз язса, карчыгадай ябырылалар". "Сәхнәдә матур җырлау түгел кирәк түгел, шоу, сикерү кирәк", - дип җавап язганнар аңа.
"Бу җырчы Салаватның үзеннән дә уздыра", -дип мактаганнар егетне.
"Фирдүсне укытырга кирәк монда!" дип киңәш иткән берсе. "Ник укып торсын, белемсез дә эшли ул үткерләр", - дип җавап язганнар анысына.