Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салаватны уздыра: Вадим Захаров Фәтхетдиновның «Шәфкать туташы» җырын репертуарына алган

news_top_970_100
Салаватны уздыра: Вадим Захаров Фәтхетдиновның «Шәфкать туташы» җырын репертуарына алган
Видеодан скриншот

11-13 сентябрь көннәрендә Казанда «Уникс» залында Вадим Захаров концертлары бара. Концертның беренче көне бик тә уңышлы үткән. Социаль челтәрләрдә Вадим Захаров концертында булучылар төшергән видеолар тарала. Вадим Захаров аларны үзенең сәхифәсенә дә урнаштырып бара. Тамашачы үз постларында Вадим Захаровның гадилеген, тавышын, тыйнаклыгын билгеләп үтә.

«Яраткан җырчым, бик көчле тавыш, 1 еллык энергия җыеп кайттым. Сүз юк, просто супер концерт»;

«Шоу түгел, кәнсирт»; «Бик матур, мәгънәле концерт булды»;

«Искиткеч матур һәм мәгънәле концертта булып кайттык бүген»;

«Төрле җырлар булды»;

«Тыныч йокла, әни. Вадим Захаров үзәкләрне өзде. Ничек бу җырны җырлап чыктың микән?»;

«Шоу түгел, концерт – 2. Шоу кирәкми дә. Моңлы, матур, мәгънәле җырлар, бары тик тере тавыш, җылы атмосфера, искиткеч тамашачы, молодец , Вадим»;

«Җитмәде миңа концерт, тавыш икмәккә сөт яккан төсле», – дигән сүзләр белән мактыйлар концертны.

Бу концертта җырчылар Рамилә белән Рамил Хәйретдинов та булган. «Яратам Вадимны, үзе гади, җырлары матур. «Шәфкать туташы». Вот җырлый ичмасам. Салаватны уздыра», – ди Рамилә Хәйретдинова Вадим Захаровның Салават репертуарындагы җырны башкаруы турында.

Концерттан соң Рамилә апасы белән тамашага кагылышлы фикерләре белән уртаклашты.

«Хитовый» җырларын җырламады, Мәсәлән: «Бер елганың ике ярында», «Көттермәсәк иде әнкәйләрне». Аларны җырламады, җитми калды. Нәрсәдер җитеп бетмәде. Тавышы – бомба. Концертка – алтылы, бишле генә түгел. Фонограмма юк, маймыллану юк, әкиятләр юк. Шоу түгел. Настоящий... Татарстанның моңлы җырчысы», – дип бәяләделәр алар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100