Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салаватны элеккеге укучысы очраткан: «Мөмкинме, Салават абый, сезгә кагылырга, мөмкинме?»

news_top_970_100
Салаватны элеккеге укучысы очраткан: «Мөмкинме, Салават абый, сезгә кагылырга, мөмкинме?»
Фото: © Рамил Гали / «Татар-информ»

Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры артисты һәм режиссер Юрий Павлов үзенең остазы Салават Фәтхетдинов белән очрашкан. Очрашу мизгелен ул видеога төшергән һәм, «Мөгаллим» дигән исем биреп, социаль челтәрендә урнаштырган.

Видеодан күренгәнчә, очрашу мизгеле остаз ягыннан бик үк шатлыклы булуга охшамаган. Сәхнәгә дистәләгән артист чыгарган Салават Фәтхетдиновның мондый очрашулар еш булып тора, күрәсең, ул «яра, яра», «әйе, әйе», дип кенә кырт кисә.

Яшьлектә калган студент чакларын искә төшереп, укытучысын күрү шатлыгы йөзенә чыккан Юрий Павлов Салават Фәтхетдинов янына бик дулкынланып, кыяр-кыймас кына якынлаша. Аның сүзләрендә укытучысыннан хәзер дә, университет бетергәнгә 10 ел узганнан соң да, шүрләве сизелә кебек.

«Менә тыныч кына яшисең, беркемгә дә тимисең, ә кайвакыт тиясе килә инде. Шулкадәр тиясе килә», – дип якынлаша Юрий Павлов Салават Фәтхетдинов янына.

Юрий Павлов: Мөмкинме, Салават абый, сезгә кагылырга, мөмкинме? Сез – минем остаз, мин – сезнең шәкерт, хәтерлисезме?

Салават: Яра, яра.

Юрий Павлов: Заочно укыдык. Икенче тур иде. Мин җырларга бастым, икенче тапкыр җырлап бетергәч: «Энем, син дә котылдың, без дә котылдык, мөмкин булса, чыгып тор инде», – дидегез.

Салават: (көлә)

Юрий Павлов: Тырышып укып чыктык Илсөя Бәдретдинова белән, хәтерлисезме?

Салават: Әйе, әйе.

Юрий Павлов: Мин канәгатьлек хисе кичердем бүген.

Салават. Рәхмәт.

Шушы урында әңгәмәнең видеодагы өлеше өзелә.

Бу әңгәмә күпләрнең кәефен күтәргән, күпләр видео астына «акырып көлүче» смайликлар калдырган. «Алдалыйсың, конечно. Син, дускаем, бик матур җырлыйсың», «Әллә булган хәлме?» – дип, ышанмаучылар да бар «Юра юмор» блогын караучылар арасында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100