Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салаватның баянчысы Хәмдүнә Тимергалиевага багышлап җыр язган

Рифат Зарипов композиторның җырлавын видеога төшергән.

news_top_970_100
Салаватның баянчысы Хәмдүнә Тимергалиевага багышлап җыр язган
Салават Камалетдинов

Рифат Зарипов Инстаграмда куйган видеода композитор Альфред Якшимбетовта кунакта, җырлар сайлап утыруы турында сөйли.

«Хәмдүнә апаны озатып кайткач, Альфред абый бөек шәхесләргә багышлап җыр язган. Яңа җыр Хәмдүнә апага да багышлана. Без бу җыр Салават абыйга туры килер дип уйлыйбыз», — ди ул.

Альфред Якшимбетов җырны баянда уйнап, үзе җырлап бирә.

Яңа җырда: «Юк, Илһам, юк Әлфия, Хәния. Ташлап китте хәзер Хәмдүнә…» - дигән юллар бар.

Инстачылар җырны күтәреп алган һәм күпчелеге аны Салават җырларга тиеш дип уйлый. «Альфред үзе җырларга тиеш», - дип язучылар да бар.

«Альфред Якшимбетов - талант. Җырның сүзләре дә, көе дә күңел түреннән чыккан», «Альфред абыйның үзенең тавышы да моңлы, җыр үзенә дә килешә», «Үзе җырласын. Аның тавышы шундый искиткеч дип уйламый идем», — дип комментарий калдырган тамашачылар.

«Рифат, син җырла», — дип тә язган берсе.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100