news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Салаватка: «Әтәчең үзеңә охшаган, яшь көндәшләргә бирешми»

Салават Фәтхетдинов татар әтәче белән кытай әтәчләрен сугыштырган.

news_top
Салаватка: «Әтәчең үзеңә охшаган, яшь көндәшләргә бирешми»

Танылган җырчының кош-кортлар үрчеткәнен инстаграмдагы аккаунтыннан күзәтеп барабыз. Әллә нинди нәселле тавыклар, күркәләр, хәтта тавис кошына хәтле бар Салаватның «ферма»сында.

 Шушы көннәрдә җырчы әтәчләр сугыштырган видеосы белән инстадусларының күңелен күтәргән. 

«Дустым Руслан нинди зур, матур әтәч бүләк итте. Карагыз әле, өч кытай әтәче берләшеп нишлиләр. Кытай - кытай инде. Бердәмлек көчле. Шаккаттым», — дип язган Салават.

Салаватның яңа әтәчен үзенә охшатып: «Молодец, яшь конкурентларга бирешми, үз көченә ышанган», — дигән язылучылары.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар