Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салаватка сорау: “Сандугачың зур идеме?” Җырчы нинди җавап кайтарган?

Салават Фәтхетдинов, быел да, традициягә тугры калып, туган авылы – Башкортстанның Тәтешле районы Аксәет авылында Сабантуй уздырган.

news_top_970_100
Салаватка сорау: “Сандугачың зур идеме?” Җырчы нинди җавап кайтарган?
– Бик матур Сабантуй булды авылда. Бер көн кайттык, бер көн килдек. Авылыбыз бик ерак – 750 чакрым. Халык елдагыча күп җыелды, 15 меңнән артык кеше катнашты. Исән калганнарыбыз менә без дүртәү, - диде Салават 8 июль көнне Филармониядә узган концертта. – Фирзәр Мортазин да бүген монда булырга тиеш иде. Ул инде пенсионер, олы кеше, кайтып китте. Пенсионерлардан иң яше мин, ничек бар, шулай кабул итегез. Әле бүген бирегә киләсемне дә онытканмын. Олы кеше бит инде мин хәзер. 7се Башкортстанда булгач, акыллы кеше икенче көнне Казанга кайтмый бит инде. Кайтырга туры килде.

Артистларны арттан тыңлап тордым. Кем алданрак килә, шул чыгып җырлый да кайтып китә. Туйдагы сыман монда. Кем ничек булдыра ала, шуны кылана. Данир үзенчә сикерә, Рифат үзенчә сикерә. Тямай үзенчә сикерә. Нәфкать Нигъмәтуллин, сикерә алмагач, сикертергә кеше алып чыккан. Монда барысы да үз урынында. Мин бүген кичәгедән соң бик сикерә алмам инде.
“Сандугач керде күңелгә” дигән җырны җырлаганда, кичә тавыш утырды. Урамда бит инде, кичке 6да башланган бәйрәм төнге 1гә чаклы дәвам итте. Бик начар җырлагач, халыкка әйттем: “Кичәге сандугач табылмый ахры”, - дидем. “Нинди сандугач?” дип кычкыралар. “Сандугачың зур идеме?” диләр. Минәйтәм, “ноль семь”. Шаярып кына әйтәм инде. Сандугач кына түгел әле, сандугачлар күрдем, - диде Салават уены-чыны белән бергә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100