news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Салаватиклы җәй» бәйрәме «Татмедиа» да җәйге чаралар сезонын башлап җибәрде

news_top
«Салаватиклы җәй» бәйрәме «Татмедиа» да җәйге чаралар сезонын башлап җибәрде
Фото: «Татар-информ», Рамил Гали

Кичә «Татмедиа» бинасы янындагы скверда «Салават күпере» журналы балалар өчен «Салаватиклы җәй» бәйрәмен үткәрде.

Иң беренче кунакларны «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков сәламләде. Ул әлеге чараның «Татмедиа» янындагы мәйданчыкта җәй буе үткәреләчәк бәйрәмнәр сезонын башлап җибәрүен билгеләп үтте.

– Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм! Әйдәгез, бу көнне матур итеп үткәрик: җырлыйк, биик, – диде ул.

Скверда балалар өчен төрле күңел ачу мәйданчыклары эшләде. Берсендә мастер-класста катнашып, кәгазь тәлинкәләрдән хайваннар сурәте төшерелгән битлекләр ясарга өйрәнеп була иде.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Шулай ук «Салават күпере» журналы нәшер иткән китаплар ярминкәсе эшләде. Китап сатып алучыларга һәм журналга язылучыларга бушлай аквагрим ясату мөмкинлеге тәкъдим ителде. Матур бизәкләр төшертергә теләүчеләр күп булганлыктан, әлеге мәйданчык янында чират өзелмәде.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Бәйрәмнең җырлы-биюле өлешен «СалаваTik»лар төркеме башлап җибәрде. Алар килгән һәрбер кешене сәламләп «Әссәламәгаләйкүм» җырын башкардылар.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Тамашачылар яшь артистларның җырларын кушылып биеде.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Оештыручылар сүзләренчә, бәйрәм 15:00 сәгатькә кадәр дәвам итәргә тиеш иде. Ләкин табигатьнең үз планнары – бәйрәм башланып ярты сәгатьләр чамасы вакыт узгач, күк йөзен болытлар каплады һәм көчле яңгыр яварга тотынды. Шуңа күрә күңелле бәйрәмне вакытыннан алда тәмамларга туры килде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар