Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»ларның Илдус Лотфуллин сүзләренә һәм Зөлфия Вәлиева көенә иҗат ителгән «Безләр» җырының яңа видеосы дөнья күрде.
«Җыр пандемия вакытында күңел төшенкелегенә каршы торасы килү теләгеннән туды. Гаилә дустыбыз артистка Зөлфия Вәлиева белән тыгыз аралашкан чак иде, аның энергиясе бик ярдәм итте мина. Бик ачык күңелле, чая кыз бит ул, балачагында «Без» сыман хулиганлы жыр башкару аңа бик тә килешер иде. Сүзләр үзеннән-үзе туды, ә Зөлфия уңайлы итеп аларга көй чыгарды.
Татар җырлары бик тыйнак, халкыбыз да шундый. Тыйнак булу әйбәт сыйфатмы? Минемчә, тугел. Саранлык сыман бер әйбер, үзеңнең кем икәнелегеңне, энергияңне яшерәсең сыман, бүлешмисең. Тыйнак буласы килмәү теләгеннән туды әлеге җыр», - ди Илдүс Лотфуллин, җырның язылу тарихы белән таныштырып.
«Безләр» җыры — үзенчәлекле: сүзләре дә, көе дә башка җырлардан аерылып тора. Клипны да шул ук рухта — уникаль итеп эшләргә тырыштык. «Без» сүзе үк кызык: бер яктан ул алмашлык, бер төркемне белдерә, икенче яктан — эш коралы. Ә без шушы ике мәгънәне берләштерергә булдык. Без — ягъни балалар — кемнәр соң? Җырдагыча, алар бер урында утыра алмый, һәрчак хәрәкәттә, әйтерсең лә умарта корты чаккан!
Клиптагы төп герой — гади генә умарта корты түгел, ә «без»ле корт. Ул балаларны чакыра, алар исә аннан кача… тик качып котылып булмый! Чөнки балалар да җитез, шаян, һәрчак шук. Җырның сүзләрендәгечә, «СалаваTik» төркемендәге балаларны да «безле умарта» чаккан диярсең. Кечкенә булуларына карамастан, алар бик актив: төрле концертларда чыгыш ясыйлар, бәйгеләрдә катнашалар һәм башка балалар өчен үрнәк булып торалар.
«СалаваTik» балалар студиясенә йөрүче 60лап бала да алардан калышмый. Атна саен дәресләрдә катнашалар, яңадан-яңа күнекмәләр үзләштерәләр. Быел да нәни тамашачыларыбыз өчен Яңа ел бәйрәменә әкияти тамаша әзерлибез — программа яңалыкларга бай һәм кызыклы булачак», — ди «СалаваTik» проекты җитәкчесе Зилә Фәйзуллина.
Быел «СалаваTik»лар үз тамашачыларын тагын бер кат гаҗәпләндерергә җыена! Башка еллардан аермалы буларак, быел аларның әкияти Яңа ел тамашасы бер генә концерт белән чикләнмәячәк. Оештыручылар сүзләренчә, бәйрәм тантанасы 2 көн дәвам итәчәк!
«Безнең нәни йолдызларыбыз һәр елны Яңа ел чарасын түземсезлек белән көтеп ала. Алар өчен бу – чын бәйрәм, ә безнең өчен – күңел җылысы бирә торган иҗади эш. Шуңа күрә быел без тамашаны тагын да киңрәк итеп үткәрергә булдык. Программа яңалыкларга, сюрпризларга бик бай булачак», – ди оештыручылар.
Кыскасы, быелгы әкияти тамаша, нәни тамашачылар өчен генә түгел, әти-әниләр, әби-бабайлар өчен дә онытылмаслык мизгелләргә бай булырга вәгъдә итә.