«Салават күпере» журналының балалар өчен эшләп килә торган «Салаватиклар белән өйрәнәм!» проектының чираттагы видеосы дөнья күрде. Ул нәни тамашачыларны формалар белән таныштыра. «Формалар» җырына сүзләрне Гөлназ Гарипова-Дениз иҗат иткән булса, көен Руслан Әмиров язды.
«Алдагы чыгарылышларда без журналыбыз укучыларын саннар һәм төсләр белән таныштырган идек. Хәзер формаларны өйрәнәбез. Балалар бакчалары тәрбиячеләре, әти-әниләр, нәниләр белән бергәләп формаларны барлаганда, бу җырга мөрәҗәгать итә ала. Журналда формалар турында әкият укып, формаларга багышланган уеннар уйнап һәм Салаватиклар башкаруындагы җырны тыңлап, сабый бу теманы һичшиксез исендә калдырачак! Формалар темасын без журналда май аенда яктыртырга уйлыйбыз», – ди «Салават күпере» журналының баш мөхәррире Гөлнара Хәйдәрова.
Гадәттәгечә, видеоклипта «СалаваTik» төркеме башкаручыларыннан тыш «Салаватик» балалар студиясе укучылары да катнаша. Айлин Абдулвәлиева, Мәрьям Абдуллина һәм Баязит Закировның клипта беренче тапкыр чыгыш ясаулары. «Чын Салаватиклар белән видео-клипта төшү – «Салаватик» мәктәбенә йөргән сабыйларның иң зур хыяллары. Алар, репетицияләргә йөреп, җырның сүзләрен өйрәнделәр. Бу эшнең никадәр авыр икәнлеген үз күзләре белән күрделәр. 2-3 минутлык клип төшерү өчен кирәк булган 2 сәгатьлек съемкаларны «Салаватик» мәктәбенә йөрүче балаларның әниләре дә исләре китеп карап торды. «Чынлап та, һәр бала да беренче тапкыр камера алдына килеп басуга үзен 100% ача алмый. Камера алдында биеп җырлар өчен, бик тырышырга һәм тәҗрибә тупларга кирәк. Яшьләре әле кечкенә булуга карамастан, балалар бик тырыштылар. Ә чын «СалаваTik»лар аларга һәрьяклап ярдәм итеп торды. Афәрин, балалар!» – ди «СалаваTik» проекты кураторы Руфия Мөхетдинова.